Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Әниләр булдыра!

Каенлы мәдәният йортында әниләргә багышланган «Гүзәл затлар» дигән бәйге- кичә узды. Анда Каенлы авылы әниләре ике команда булып катнашты. Команданың берсендә тәҗрибәле әниләр, икенчесендә яшь әниләр иде. Бәйгенең барышы да нәкъ тормыштагыча булды. Гүзәл затларыбыз бишек җыры җырлап, матур сүзләр белән такмазалар әйтеп, бала сөйделәр, уйнаттылар. Алар өчен төрле кызыклы...

Каенлы мәдәният йортында әниләргә багышланган «Гүзәл затлар» дигән бәйге- кичә узды.
Анда Каенлы авылы әниләре ике команда булып катнашты. Команданың берсендә тәҗрибәле әниләр, икенчесендә яшь әниләр иде. Бәйгенең барышы да нәкъ тормыштагыча булды. Гүзәл затларыбыз бишек җыры җырлап, матур сүзләр белән такмазалар әйтеп, бала сөйделәр, уйнаттылар. Алар өчен төрле кызыклы ярышлар булды. Ханымнар үзләренең булганлыкларын бар яктан да күрсәттеләр. Бәйге-тамаша гаилә тормышын чагылдырды. Хатын ул - балаларына газиз ана, иренә - сөекле тормыш иптәше, кайнана-кайнатасына тырыш килен, тәмле ашлар пешерүче хуҗабикә дә, эш урынында яхшы хезмәткәр дә. Үзен карау өчен хатын-кыз вакытын ничек бүлә икән соң? Тырыш булган кеше барысына өлгерә. Шулай булмаса, бәйгедә катнашучы ханымнар мәшәкатьләнеп, бу бәйгегә алынмаслар да иде. Сокландыргыч зифа, гүзәл, сөйкемле дә була алмаслар иде.
Кичәбезне ямьләндереп, районыбызның моңлы, матур тавышлы җырчылары Диләрә һәм Марсель Якуповлар, Айзат Шәйхетдинов, Илшат Мөбарәкшин матур җырларын бүләк иттеләр.
Бу көнне сәхнәбез тоташ гүзәлеккә күмелде. Чәчәктәй гомер! Мондый гомер - һичшиксез җырлап үтелә торган гомер! Гомеркәйләребез матур, җырлы булсын иде!
Шундый тырыш ханымнар булганда, милләтебез сакланыр, чәчәк атар! Зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле әниләр!
Әниләр көне бүген. Бәйрәм.
Ә бит һәр көн алар көне ул.
Әни безнең өчен
бөтен дөнья:
Суы да ул, җире дә ул,
күге дә ул!
Разия ЯКУПОВА,
Каенлы мәдәният йорты халык театры режиссёры.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев