Туган як

Ни хәлләрең бар, Түбән Уратма?

Ачыктан-ачык сөйләшә башлагач, Уратманың ни өчен «кара баганалы авыл» дигән даны таралуы хакында да белешәсе иттем. Җөмләмне Айрат Гарифуллин тәмамлады: «Усал, әшәке кешеләр яши диләрдер». Казан ханлыгы җимерелгәч, Түбән Уратмага да, чукындыру өчен миссионерлар килә торган булган. Алар авылга кергәннәр, әмма кире чыкмаганнар... Дин өчен нык торган халык. Уратмадан алты...

Ачыктан-ачык сөйләшә башлагач, Уратманың ни өчен «кара баганалы авыл» дигән даны таралуы хакында да белешәсе иттем. Җөмләмне Айрат Гарифуллин тәмамлады: «Усал, әшәке кешеләр яши диләрдер». Казан ханлыгы җимерелгәч, Түбән Уратмага да, чукындыру өчен миссионерлар килә торган булган. Алар авылга кергәннәр, әмма кире чыкмаганнар... Дин өчен нык торган халык. Уратмадан алты чакрым ераклыкта, урман аша, Бөгелмәдән Чистайга бара торган юл уза. Шунда, бу авылга керүнең куркыныч икәнен кисәтү билгесе булып, кара багана торган. Усал дигән даннары чыкса да, Түбән Уратмада тирә-якны сокландырып, татары да, чувашы да гасырлар буе тату гаиләдәй яши. Ул хакта алга таба телгә алырбыз әле...

Уратмадан 11 чакрым ераклыктагы Шакшын авылы да шушы җирлеккә карый. Кышын анда 5 кенә кеше яшәсә дә, җәйгә 24кә җитәләр. Суны коедан алып эчәләр, газ да кермәгән, юллары - җәйгелектә генә. Ә кышын ул авылга килүчеләр, машиналарын олы юлда калдырып, 300 метрлап араны тәпиләп үтә. Аның каравы, XVIII гасырда төзелгән чиркәүләре исән һәм, шундый шартларда яшәсәләр дә, тормыштан зарланмыйлар. Дүрт пенсионер көн итүче Николаевка авылы да бу җирлекнеке булып исәпләнә. Әмма андагыларга авылга килә торган юл гына түгел, ә ихаталары да кардан чистартылырга тиеш. Күрәсең, чиркәү-мәчетләрен саклап кала алган авылларда халык башкачарак буладыр ул...

Тиздән Уратма авыл җирлеге тагын да зураер. 36 гектар җирнең категориясе үзгәртелүен көтәләр. Бу ни дигән сүзме? Моңа кадәр авыл хуҗалыгыныкы булып исәпләнгән җирләр җирлек карамагына күчерелә. Әгәр республика Министрлар кабинетында бу мәсьәлә уңай якка хәл ителсә, җирне 100гә якын участокка бүлеп, йорт җиткерергә ниятләүче гаиләләргә бирү мөмкин булачак. Ул участокның 30лабын муниципалитет шәһәрдәге күп балалы гаиләләргә бирергә тәкъдим итә. 15-20 сутый җиргә ия булгач, шәһәрдә еллар буе чират торып ипотекага квартир алуга караганда, шул акчага авылда йорт-җир тергезү, чыннан да, күпкә кулайрак була түгелме соң? Эшкә шәһәргә барып йөрер өчен, алда телгә алганча, 40-50 минут вакытың үтсен, ди. Аның каравы, эштән кайткач, үз йортың янындагы бакчада яшелчә-җимеш үстереп, тавык-кош үрчетерлек тә вакытың кала, гаилә бюджетына да сукмый. Күңелегез җилкенеп, һай, яшьрәк чагым булса, дип уйлап куймадыгызмы?

Шома язган, әйтерсең, авылның караңгы көзләре, тездән пычрак ерып йөрерлек язлары юк, дисезме? Проблемасыз булмый инде ул тормышта. Бүгенге көндә, ким дигәндә, 5 километр озынлыкта юлны ремонтлыйсылары бар. Бер яңа су скважинасы бораулап куйганда да әйбәт булыр иде. Иң яңа дигәне дә 1973 елгы булган суүткәргечне дә яңартырга кирәк. Балалар бакчасының түбәсе һәм җылылык торбалары алмаштыруны көтә. Әле дә ярый, җирлек җитәкчесенең таянычы булырдай эшлекле ир-егетләр бар.

Авыл җирлеге башлыгы үзе, күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә төп спонсорлары дип, депутатлары Әнәс Миңнәхмәтов һәм Ринат Хөснетдинов белән беррәттән, ике компанияне саный: ООО «Транс Ойл» (җитәкчесе - Олег Шабалин) һәм «Шешма Ойл» (директоры- Рөстәм Тәхаутинов). Һай, шул хәлле егетләр урынында булсам, табигатьнең сихри бер матурлыгына ия Түбән Уратма тирәсендә берәр ял базасы җиткереп куяр һәм тау-чаңгы базасы төзер идем. Монысы - минем хыялдыр дисәгез, ялгышасыз. Түбән Уратманың киләчәге өчен борчылучы җирлек башлыгы әнә шундый уйлар белән яна. Кайчан да булса, андый ниятләренә дә тормышка ашарга язсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: