Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

"Нефтехимагропром"ның комбайннар парадында

Әлеге хуҗалыкның комбайнар парадында комбайнчылар үзләре һәм "Нефтехимагропром" директоры Владимир Симанов, аның кул астында эшләүче белгечләр, "Нижнекамскнефтехим" җәмгыяте генераль директорының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Әнәс Миңнәхмәтов, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Нурсил Вәлиев, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мөнир Миңнуллин һ.б....

Әлеге хуҗалыкның комбайнар парадында комбайнчылар үзләре һәм "Нефтехимагропром" директоры Владимир Симанов, аның кул астында эшләүче белгечләр, "Нижнекамскнефтехим" җәмгыяте генераль директорының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Әнәс Миңнәхмәтов, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Нурсил Вәлиев, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мөнир Миңнуллин һ.б. катнаштылар. Һәрбер комбайнны карап чыгу белән генә чикләнмичә, аның ургычына машина арбасыннан сәнәккә элеп - салам, чиләкләп бодай салып, ашлыкны суктыртып та карадылар. Комбайннарның тиешенчә көйләнелгәнен, уракка төшәргә әзер икәнлеген күреп, җитәкчеләр дә, комбайнчылар үзләре дә канәгатьлек хисе кичергәндер...

Сүбәләк юлыннан төшешли шәһәр читендәге басуда тезелеп киткән унлап комбайн һәм башка техниканы ерактан ук карап килдек. Вәт, замана, шәһәрдән кул сузымы гына җирдәге басуга керү өчен, "химия"гә кадәр барып җитеп, шундагы "боҗра"дан урап кил инде! Редакция машинасыннан төшә-төшешли үзалдыма шулай сукранып куйдым. Моңа кадәр бер дә күрмәгән аклы-кызыллы комбайннар бер рәт ясап, юл читендәге кырга тезелгәннәр. Үзем дә сизмәстән, авыр сулап куйдым. Их, могҗиза булсын иде дә, үзебезнең басуда комбайнда борчак суктырган әткәйне һәм замандашларын терелтеп, китереп күрсәт идең. Комбайн ургычы җиңелрәк алдырсын дип, авыр борчак пакусларын җирдән аеру өчен, мин (тугызда укучы үсмер кыз) сәнәк белән күтәреп җитешә алмаганда, әткәй комбайн штурвалын миңа тоттыра да, сәнәкне үзе ала. Тузан болытына күмелеп, басуның бер башына җитәбез дә, борылып тагын тузан туздыра башлыйбыз. Бер-ике урауга, күзләр генә елтырый, теш арасында туфрак шытырдый... Ачык кабиналы СК-3 комбайны белән чагыштыра торганмы соң хәзергеләрне?! Бу яңаларын - ACROS маркалысын бигрәк тә.

Әнә бит елның-елында алдынгылыкны беркемгә дә бирмәүче Зөлфәт Лотфуллин быел үзе уракка төшәчәк ACROS комбайны кабинасында, хәтта, кондиционерга кадәр көйләнгәнен әйтте. Кабина ишегеннән эчкә күз салып, компьютер ярдәмендә идарә итү җайланмасына, кнопкаларга күз ташладым. Комбайнчы урынына утырып та карыйсым килгән иде дә, үсмер чагымдагы иске СК-3кә бәйле хатирәләргә саксыз кагылу булыр дип, уңайсызландым...

Ә Зөлфәт бу комбайнның өстенлекләре турында ялкынланып сөйли. Әгәр дә комбайны урынында ат булса, билләһи, барып ялыннан сыйпар, башыннан сөяр иде... Һәр эшнең үз остасы булырга һәм ул Зөлфәт шикелле хезмәт, җиңү дәрте белән янып яшәргә тиеш шул.

-"ACROS"та көнгә 100 тонна ашлык суктырып була, - ди ул. - "КамАЗ" машинасы белән, ун йөк дигән сүз.

Узган ел ук инде шушы комбайннарда (әгәр ялгыш ишетмәгән булсам) "Чишмә" филиалында көнгә 50 гектар җирдә бөртеклеләрне җыеп-суктыруларын искә төшереп торды Зөлфәт.

"Нефтехимагропом"дагы 20 комбайнның 12се - шушы "ACROS" маркалы, 8е - "ДОН". Комбайнчыларга үз хуҗалыкларында гына да 6 мең гектар җирдә бөртеклеләрне һ.б. җыеп суктырырга туры киләчәк.

Альфред Галимович бу урып-җыюда район буенча 54 комбайн эшләчәяген, һәр комбайнга уртача 415 мең гектар җирдә уңышны җыярга туры киләчәген искәртте. Һәрвакыттагыча, быел да табигать шартлары игенчегә киртә арты киртә кора кебек. Көзге уҗым басуының игеннәр тиешенчә эшкәртелгән участокларында уңыш 30 центнерга кадәр җитмәсме дип өметләнәләр. Ә инде бодай, арпа кебек бөртеклеләрдән 15-20 центнерлап алырга ниятлиләр. Силоска салына торган кукуруза һ.б. терлек азыгының күтәрелеп, үсеп китүендә соңгы араларда яуган яңгырларның да файдасы булмый калмагандыр. Шулар белән беррәттән, Татарстан президенты игенчеләр алдына куйган мөһим бурычны - дәүләт өчен өченче класслы бодай әзерләү - үтәүгә дә аерым игътибар бирелергә тиеш.

Авыл хуҗалыгы тармагында алдынгы урынны биләүче "Нефтехимагропом" бу урып-җыюда да беренчеләрдән булыр... Әлеге фикер һәрбер җитәкче чыгышында яңгырады.

Министрлык вәкиле комбайннарның һәм штурвалда утырачак ир-егетләрнең бүгеннән үк кырга чыгарга әзер булуларын искәртте. "Басудагы икмәк икмәк түгел әле, амбардагысы икмәк", дип, игенче өчен аксиомага әйләнгән гыйбарәне телгә алды.

Мөнир Биҗановичның да чыгышы, һәрвакыттагыча, ораторларча оста яңгырады. Авыл хуҗалыгы терминнары белән чуарланганлыктан, минем гади башыма барысы да сыеп бетә алмады. 54 физик комбайнны техника берәмлекләренә күчергәч, саны әллә 71гә, әллә 81гә әйләнә. Тагын да диванарак булып күренмәс өчен, үз эшенә фанатларча бирелгән җитәкчене ни өчен шулай дип тинтерәтергә яхшысынмадым. Их, бераз яшьрәк чагым булса, билләһи, авыл хуҗалыгы институтына кереп укыган булыр идем...

Әнәс Миңнәхмәтов та, үз чиратында, комбайнчыларның хезмәт дәртен җуймыйча, урып-җыюда бар тырышлыкларын куеп, намус белән эшләүләрен теләде. Ашлыкны урып-суктырып, бер бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә җыеп алу өчен, барлык шартлар да, төзек һәм замана таләпләренә туры килә торган техника да бар. Шулай ук, хезмәтләренә түләү дә тиешенчә булачак. Әнәс Әхәтович "Нефтехимагропом" белән беррәттән, районыбызның да иң алдыгын комбайнчысы Зөлфәт Лотфуллинны һәм, шулай ук, Прости бүлеге җитәкчесен бүләкләде.

Берсе-берсе 7 миллионнан кыйммәтрәк торган "ACROS" комбайнын элекке "Дон"ның заманча үзгәртелгәне дип әйтергә дә буладыр. Грек теленнән алынган һәм югарылыктагы, биеклектәге дигән мәгънә аңлатучы исеме чит-ят булып тоелса да, ул үзебезнең илдә, "Ростсельмаш" заводында эшләнгән. Тулысынча компьютерга көйләнгәнлектән, берәр төзексезлек булса, шунда ук аерым ремонт бригадасы чакыртыла. Минуты-сәгает белән, көйлисен көйләп, алмаштырасын алыштырып та куялар. Комбайнчы Зөлфәтнең әйтүе буенча, безнең "ACROS" Американың данлы "John Deere" комбайныннан һич тә калышмый. Ургычының озынлыгы 9 метрлы "John Deere" комбайны белән "ACROS"ның (аныкы 7 метрлы) бертигез урып-суктырганы хакында сөйләп торды ул.

Әллә нинди яхшы комбайннар алырга мөмкиндер, әмма шуларның штурвалы Зөлфәт кебек ышанычлы һәм җирнең үз кешесе булган чын механизаторлар кулына тапшырылганда гына кырларда өлгергән игеннең табыннарга ипи-ипекәй булып килеп җитәчәгенә ышана алабыз...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев