Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Мәдәният йорты матурлана

Татарстан дәүләт советы депутаты, якташыбыз Разил Вәлиев шушы көннәрдә безнең Югары Чаллы авылына килеп, ремонт уздырып яңартылган мәдәният йортыбызны карап, мөһим тәкъдимнәрен җиткерде. Авылыбызда 1974 елда ук төзелгән мәдәният йортының яңарып матурланганын күреп күңел сөенә. Узган елның октябрендә мәдәният йортының түбәсен ябу белән башланып киткән зур эш инде төгәлләнү алдында....

Татарстан дәүләт советы депутаты, якташыбыз Разил Вәлиев шушы көннәрдә безнең Югары Чаллы авылына килеп, ремонт уздырып яңартылган мәдәният йортыбызны карап, мөһим тәкъдимнәрен җиткерде.
Авылыбызда 1974 елда ук төзелгән мәдәният йортының яңарып матурланганын күреп күңел сөенә. Узган елның октябрендә мәдәният йортының түбәсен ябу белән башланып киткән зур эш инде төгәлләнү алдында. Тәҗрибәле осталар, заманча төзелеш материаллары кулланып, мәдәният йортын танымаслык итеп үзгәрттеләр. Анда югары зәвык белән эшләнгән, якты китапханә, почта бүлеге, саклык банкы урнаштырылды. Бинаның икенче каты тулысынча үзгәртелеп ясалды. Кызыл Чапчак авыл җирлеге дә үзенең иске бинасыннан бирегә күчә.
Гадәттә, һәрбер эшнең башлангычы нәрсәгәдер бәйле, кемдер аңа сәбәпче була. Бу гаять зур эшне башкарып чыгу өчен, әлбәттә бик зур суммада акча таләп ителә. Мәдәният йортына ремонт ясауны башлап җибәргәннәре өчен, авылыбыз ир-егетләренә, депутатларына рәхмәтлебез. Монда, әлбәттә, иң зур ярдәм Татарстан дәүләт советы депутаты, якташыбыз Разил Вәлиев тарафыннан булды, дисәм, авылдашлар килешер. Авыл мәдәният йортына 13 миллион сумлык капиталь ремонт ясауны республикакүләм программага кертүгә ирешүче дә шушы тынгысыз депутатыбыз булды бит. Түбән Кама районы һәм, шулай ук, шәһәр халкының ышанычын үзенең конкрет эшләре белән яулаган, үз сайлаучылары һәм, гомумән, халык үтенечен тыңлый, аны үти белү сәләтенә (күпме көч, тырышлык, булганлык кирәк!) Разил Исмәгыйль улы Вәлиевкә барлык авылдашлар исеменнән зур ихлас рәхмәтебезне юллыйбыз. Балкып торган бинаны күреп, безнең өчен эчкерсез шатланган бу депутатка, форсаттан файдаланып, безнең Кызыл Чапчак авыл җирлегендә яшәүче кешеләр, яңа гозер, мөһим мәсьәләләр белән дә мөрәҗәгать иттеләр.
Шулай ук, Түбән Кама муниципаль районы бюджетыннан да 1,5 миллион сум күләмендә акча бирелде. Ул акчага сәхнә өчен пәрдә, кабинетларга җиһазлар, тамаша залына урындыклар алынды. Бүгенге көндә җиһазларны җыюга керешелде. Авылыбыз халкы, әлеге ярдәм өчен, муниципаль район башлыгы Айдар Метшинга бик тә рәхмәтле.
Рәсилә ЗИННӘТУЛЛИНА,
Югары Чаллы авылы китапханәчесе.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев