Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Җәлилнең гасырларга җитәрлек мирасы

Авылыбыз китапханәсенә, «Муса Җәлил - халкым улы» дигән кичәгә өлкәннәр дә, укучылар да килгән иде. Китапханәче Ләйлә Әгъзамиева алып барган кичәдә шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы сорауларга укучыларның дөрес җаваплары сокландырды. Пенсиядәге укытучы Рәзилә Ногманова ул җавапларны тагын да ныграк тулыландырды. Күңелләрдә иң зур тәэсир калдырганы - һәр баланың сәнгатьле...

Авылыбыз китапханәсенә, «Муса Җәлил - халкым улы» дигән кичәгә өлкәннәр дә, укучылар да килгән иде. Китапханәче Ләйлә Әгъзамиева алып барган кичәдә шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы сорауларга укучыларның дөрес җаваплары сокландырды. Пенсиядәге укытучы Рәзилә Ногманова ул җавапларны тагын да ныграк тулыландырды.
Күңелләрдә иң зур тәэсир калдырганы - һәр баланың сәнгатьле итеп сөйләве. Район күләмендә оештырылган шигырь бәйрәмендә дә безнең укучылар ел саен призлы урыннар алып киләләр. Быел да бишенче класс укучысы Камилә Әгъләмова икенче урынны алып кайтты. Әлбәттә, без өлкәннәр дә гел карап кына утырмадык. «Вәхшәт» шигырен - Ләйлә Әгъзамова, «Чәчәкләрне» - Фатыйма Хафизова, «Джим» поэмасын ветеран укытучы Мәдинә Хәйруллина бик матур итеп сөйләделәр. Кичә азагында Галина Шестакова «Солдатлар» җырын башкарды.
Кайтырга чыккач, 7 яшьлек оныгым Чулпанның кичә турында хисләнеп сөйләвен ишеткәч, «татарның М.Җәлил кебек бөек шагыйрьләре мирасы, буыннар чылбырына бәйләнеп, киләчәк гасырларга да ирешсен иде», дип уйлап куйдым.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев