Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Әлегә вәгъдәләр генә

Быел августта «Нижнекамский» кооперативы Каенлы авылында мал сую һәм итне эшкәртү цехы төземәкче.

Комбинатның каркасы бар инде, белгечләр бина эчендә эшләр башкара. «Эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама районы җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов шул хакта әйтте.
Проект буенча цехта көненә 50 баш мөгезле эре терлек суелачак һәм эшкәртеләчәк. Ит шәһәрнең төрле кибетләренә җибәреләчәк. Бер смена эчендә 20 мең тоннага кадәр ит ризыклары җитештерү планлаштырыла.
Сүз уңаеннан, экоагропарк исә быел апрель аенда ачылачак икән. Хәер, бу хакта сүз берничә ел дәвамында бара. Соңгы тапкыр аны 2020 елның май аенда ачылыр дип вәгъдә иттеләр, моңа кадәр вакыт 2019 елның ахыры дип куелган иде. Әллә кирәге шуның кадәр генәме? Югыйсә, Казанда ачылганына шактый кеше йөри.
Урыны билгеле – Актүбә урамында, проектын да күрсәткәнебез бар. Җитәкчеләр әйтүенчә, анда сату өчен фермерларга да, сатып алучыларга да шартлар тудырылган. Экоагропаркта 28 фермер 35 сәүдә урынында сатачак, 15 эшмәкәр – Түбән Камадан.

Лилия Заһретдинова

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев