Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Көзге көнгә ышаныч аз

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматлар буенча, районыбыз хуҗалыкларында бөртекле культуралар барлык мәйданның 73,5 процентында (20413 гектарда) урып-суктырылган, амбарларга 69000 тонна ашлык кертелгән. Уңыш гектардан уртача 33,9 центнер чыга. Сентябрьгә кердек. Көннәр күзгә күренеп кыскарды, кояш та сүрәнрәк яктырта, көзге көнгә ышаныч аз дигәндәй, яңгырлар да еш ява....

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматлар буенча, районыбыз хуҗалыкларында бөртекле культуралар барлык мәйданның 73,5 процентында (20413 гектарда) урып-суктырылган, амбарларга 69000 тонна ашлык кертелгән. Уңыш гектардан уртача 33,9 центнер чыга.
Сентябрьгә кердек. Көннәр күзгә күренеп кыскарды, кояш та сүрәнрәк яктырта, көзге көнгә ышаныч аз дигәндәй, яңгырлар да еш ява. Әлбәттә, андый шартларда иген кырларында эш тукталып торган чаклар да була. Шуңа күрә болай да берничә атнага соңга калып керешелгән урып-җыю тоткарлана, уңышны җыю вакыты сузыла. Ләкин бу авыл хезмәтчәннәре күккә карап, көннәр аязганны көтеп ята, дигән сүз түгел. Нәкъ менә хәзерге вакытта эшләрнең берсе артыннан икенчесе чират көтеп кенә тора.
Хәзерге вакытта «Прикамский» хуҗалыгында рапс уңышын җыю бара. «Түбән Кама» агрофирмасында шикәр чөгендерен алу башлады. Крестьян-фермер хуҗалыкларының барысында да яшелчә һәм бәрәңге уңышын җыеп алуга керештеләр.
Алар мәктәп һәм балалар бакчалары ашханәләренә озатыла. Шул ук вакытта 2018 ел уңышы өчен уҗым культураларын чәчү дәвам итә. Ул планда каралганның 77 процентында башкарылган. Кырларда туфрак эшкәртү, туңга сөрү эшләре дә тукталып тормый.
Терлекләрне уңышлы кышлату өчен терлек азыгы хәзерләү дә дәвам итә. Игеннәре җыеп алынган басуларда саламны тюкларга төрәләр, яшел масса өчен кукуруз уралар. Хәзерге вакытта бер шартлы терлекккә 26,4 центнер азык берәмлеге туры килә. Кыскасы, авыл хезмәтчәннәренең кылны кырыкка ярырдай булып эшләгән чаклары. Башкача мөмкин дә түгел. Юкса, җылы җәйләр күптән узды, җырларда җырланганча, «Көз инде, бу - кара көз инде...»
Фәрит ИМАМОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев