Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Көз үзен сиздерә

Көз сулышын көннән-көн ныграк тоябыз. Синоптиклар менә-менә «әбиләр чуагы» булырга тиеш, дип сөйләнсәләр дә, яңгырлар яугалап тора. Ә хуҗалыкларда әле тәмамланмаган кыр эшләре шактый. Аларның берсе - силоска кукуруз җыю. Гомуми 2414 гектарда үстерелгән әлеге культураның бүгенге көндә 1150 гектары (47 процент) урылган. Бәрәңге уңышы да җыелып бетмәгән әлегә. Ул...

Көз сулышын көннән-көн ныграк тоябыз. Синоптиклар менә-менә «әбиләр чуагы» булырга тиеш, дип сөйләнсәләр дә, яңгырлар яугалап тора. Ә хуҗалыкларда әле тәмамланмаган кыр эшләре шактый.
Аларның берсе - силоска кукуруз җыю. Гомуми 2414 гектарда үстерелгән әлеге культураның бүгенге көндә 1150 гектары (47 процент) урылган. Бәрәңге уңышы да җыелып бетмәгән әлегә. Ул район буенча 51 гектарда гына (гомуми мәйдан - 217 гектар) алынган. Быел бәрәңгенең уңышы зарланырлык түгел. Җәй азакларында яуган яңгырларның файдасы булган, күрәсең. Хуҗалыкларда киләсе ел уңышы өчен төп җирләрне эшкәртү дәвам итә. Бүгенге көндә бу агрочараны барлык хуҗалыклар да тиешенчә башкарып баралар, район буенча планда каралганның 70 проценты үтәлгән. Киләсе ел уңышы турында кайгырту йөзеннән, чәчүлек орлык хәзерләү дә - көн кадагындагы эшләрнең берсе. Хәзерге вакытта хуҗалыклар орлыкларны лабораториядә анализ ясатырга, аларның сыйфатын ачыкларга әзерләнәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев