Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Кызу эш өсте кайный

Басуларга чыксаң, күңел шатлана. Әле кайчан гына ямь-яшел булган иген басулары алстынсу төскә кереп, «без өлгердек, түкми- чәчми җыеп алыгыз» дигән кебек җилдә салмак кына тибрәлә.

Көннәр яхшы торганда райо­ныбыз игенчеләре урып-җыю эшенә кереште. Быел барлыгы 23699 гектарда бөртекле культу­ра чәчелгән. Шуның 750 гекта­рыннан 2980 тонна иген җыеп алынган. Рапс, шепкән (рыжик), май тормасы кебек техник куль­туралар 9790 гектар били. Әлегә алар 1200 гектарда чабылган. Кыш өчен һәр шартлы терлеккә 20,5 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.

Районның авыл хуҗалыгы эшчәннәренең тырыш хезмәте республикабызда да билгеле. Әле күптән түгел генә «Земля­ки» крестьян хуҗалыгы кырла­рында «Рапс, кукуруз, көнбагыш, бөртекле, кузаклы һәм баш­ка авыл хуҗалыгы культура­лары сортларының алдынгы технологияләрен кулланылыш­ка кертү» дип аталган семинар-киңәшмә үткәрелү моңа ачык дәлил. Анда республиканың 30 район вәкиле катнашты. Семинар-киңәшмәдә Татар­стан республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми­нистры урынбасары Ленар Га­рипов та булды. Ул чыгышын­да районындагы үсемлекчелек һәм терлекчелек эшенә югары бәя бирде.

Тәҗрибә участокларында авыл хуҗалыгы культураларының 60 тан артык сорты, шул исәптән көзге бодайның 10 сорты, рапсның 19, кукуруз гибридларының 20гә якын, көнбагышның 20 сорты тәкъдим ителде.

Илһамия Гаффарова

Фото https://www.e-nkama.ru сайтыннан алынды

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев