Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Кырларда комбайннар гөрелтесе

Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышын җыюга ныклап керештеләр.

Соңгы мәгълүматлар буенча, районыбыз кыр­ларында 5807 гектар бөртекле ашлык сукты­рылган, бу барлык мәйданның (23698 гек­тар) 24,5 процентын тәшкил итә. Суктырыл­ган ашлыкның күләме 23848 тонна булган. Хәзергә бөртекле культуралардан уртача уңыш – һәр гектардан 41 центнер.

Урып-җыюда 50 комбайн эшли, 35 КамАЗ ма­шинасы ашлыкны ташый. Кырлардагы салам­ны пресслауга һәм чыгаруга 20 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы җәлеп ителгән.

Шул ук вакытта, терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә, 11300 тонна печән, 51000 тонна сенаж әзерләнгән инде. Бер шартлы терлеккә 21,6 центнер азык берәмлеге туры килә.

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев