Туган як

Кызылъяр халкы да күңелле бәйрәм итте

Районыбызның Кызылъяр авылында Сабантуй узган шимбә кичендә үтте. Бик матур агачлыктагы мәйдан тирәсенә җыелган халыкны Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов, авыл җирлеге советы депутаты адвокат Демьян Тураев һәм Кызылъяр мөселманнары мәхәлләсенең имам-хатыйбы Исмәгыйль Исламов котладылар. Исмәгыйль хәзрәт тәбрикләвен изге Коръән сүзләре белән башлап, үзенең Сабантуйга багышлап язган шигыре белән...

Районыбызның Кызылъяр авылында Сабантуй узган шимбә кичендә үтте. Бик матур агачлыктагы мәйдан тирәсенә җыелган халыкны Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов, авыл җирлеге советы депутаты адвокат Демьян Тураев һәм Кызылъяр мөселманнары мәхәлләсенең имам-хатыйбы Исмәгыйль Исламов котладылар. Исмәгыйль хәзрәт тәбрикләвен изге Коръән сүзләре белән башлап, үзенең Сабантуйга багышлап язган шигыре белән тәмамлады.

Авылдашлары Рәйсә һәм Рәис Төхвәтуллиннарны (исемнәренә кадәр охшаш) 50 ел бергә яшәүләре уңаеннан хөрмәтләү бәй-рәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләре булды кебек. Рәйсә апа үзләрен шулай зурлаганнары өчен авыл халкына һәм җитәкчеләргә ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ә яшь чагында көчле көрәшче булган, күп Сабантуйларда мәйдан тоткан Рәис ага моннан ярты гасыр элек көрәштә җиңеп алган, шуннан бирле гаиләләрендә ядкарь булып сакланган сөлгене Сухраудагы көрәш залына бүләк итү өчен алып килгән иде. Ришат Галимов бу сөлгене кабул итеп, аның музей экспонаты сыйфатында, кадерләп сак-ланачагына ышандырды.
Кызылъяр - кечкенә авыл, үзләренең мәдәният учреждениеләре юк, әмма Сухраудан һәм Болгардан килгән клуб, китапханә хезмәткәрләре биредә менә дигән бәйрәм әзерләгәннәр иде. Фирдәвес Садретдинова-ның һәм Ангелина Павлова-ның биюен, Рафис Камалиевның гармунда уйнавын, Тобадан килгән Марсель Якуповның җырлавын һ.б. үзешчән артистларның чыгышларын тамашачылар җылы кабул ите.
Мәйданда оештырылган ярышларда авыл халкы һәм кунаклар бик теләп катнашты. Мәсәлән, катыкка бите белән чума торгач, анда салынган акчаны беренче булып Рөстәм Яруллин эзләп тапты. Гер күтәрүдә иң көчлеләр - яшьләр арасында Рифат Галәветдинов (Болгар), зурлар ярышын- да Борис Демидов (Трудовой). Кул көрәштерүдә катнашучы ир-егетләр аеруча күп иде, алар арасында шушы авылдан Илфат Әхмәтҗанов җиңде, икенче һәм өченче урыннарда - Рамил Сафиуллин (Югары Чаллы) һәм Рөстәм Идрисов (Болгар). Башка барлык ярышларда һәм халык уеннарында җиңүчеләрне санап чыгу өчен күп урын кирәк булыр иде, ә менә иң зур бәйге - татарча көрәш батырын, әлбәттә, исеме белән телгә алырга кирәк. Ул - Трудовой поселогы егете Константин Морозов. Аның бу уңышына мәйдан кырыенда күзәтеп торган әтисе Павел аеруча куанды (сүз уңаеннан, Костяның бертуган абыйлары Вадим белән Артем да -оста көрәшчеләр).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: