Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Кырларга чыгар алдыннан

Район хуҗалыкларында урып-җыю техникасының хәзерлеген тикшерү быел 13 июльдә «Нефтехим- агропром» җәмгыятендә «комбайннар парады» белән башланып китте. Тикшерү комиссиясе эшкә керешкәнче, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов урып-җыюга хәзерлек эшләренә кыскача бәя биреп: «Гадәттәге еллардан аермалы буларак, быел язның иртә килүе һәм һава шартларының уңай булуы нәтиҗәсендә, кырларга...

Район хуҗалыкларында урып-җыю техникасының хәзерлеген тикшерү быел 13 июльдә «Нефтехим- агропром» җәмгыятендә «комбайннар парады» белән башланып китте.

Тикшерү комиссиясе эшкә керешкәнче, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов урып-җыюга хәзерлек эшләренә кыскача бәя биреп: «Гадәттәге еллардан аермалы буларак, быел язның иртә килүе һәм һава шартларының уңай булуы нәтиҗәсендә, кырларга 10-15 көнгә иртәрәк чыгарга туры килә. Уҗым культураларының 30 процентка якыны кышлаганда зыян күрсә дә, сабан культуралары өметле. Алдан исәпләүләр буенча, бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан 25 центнердан да ким булмас дип көтелә. Аларның булганын югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Ә бу исә механизаторларның тырышлыгына һәм урып-җыю техникасының төзеклегенә бәйле», - диде.
Сүз дә юк, комбайннарның әзерлеген тикшерү - урып-җыю эшләре алдыннан механизаторлар өчен зур сынау. Кырга чыккач техникаң сынатмасын, ватылып урып-җыю эшләрен өзмәсен, дисәң, нәкъ менә шушы вакытта тырышырга кирәк тә инде. Комбайнның кырда ни дәрәҗәдә эшләве, комбайнчының ремонт эшләренә булган мөнәсәбәтен күрсәтә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин да быелгы урып-җыюга хәзерлек эшләренең үзенчәлекләренә тукталды. «Бу сезонда кырларда 56 комбайн эшләячәк. Районда бөртекле культураларның гомуми мәйданы - 24280 гектар. Бер комбайнга уртача 400 гектардан артыграк йөкләнеш туры килә. Урып-жыюны 20 августларга кадәр төгәлләргә җыенабыз. Министрлык белән дә шулай килешенде. Күргәнегезчә, бер айдан аз гына артыграк вакыт калып бара. Шуңа сыешыр өчен тәүлеккә 800-900 гектар мәйданны урып суктырырга кирәк», - дип белдерде ул.
Республиканың кайбер районнарында шушы көннәрдә урып-җыю эшләренә керешкәннәр дә инде. Безнең районда да 12 июль көнне «Земляки» крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре арыш суктырырга чыкты һәм 100 тонна суктырырга да өлгерделәр.
«Нефтехимагропром»ның генераль директоры Рәйхат Кәлимуллин да быелгы әзерлек эшләреннән канәгать. Ул комбайнчы егетләрен мактап бетерә алмый. Шулай булмый ни, сигез - «АСROS-580», унике «ДОН-1500Б» комбайннарының берсенең дә техник торышына тел-теш тидерерлек түгел. «Авыл-хуҗалыгына кирәкле яңа техника кайтартуда үзебезнең «Нефтехим» акционерлык җәмгы-яте җитәкчеләре зур ярдәм күрсәтә. Беренче чиратта аларга рәхмәтлебез. Егетләргә дә зур рәхмәт. Быел кыр эшләре иртә башланганлыктан, кыска вакыт эчендә комбайннарын ремонтлап куйдылар», - ди ул шатлыгын яшермичә.
Әнә бит, урып-җыюда егерме еллап стажы булган Зөлфәт Лотфуллин үзенең «АСROS-580» комбайны тирәсендә ничек бөтерелеп йөри. «Комбайнчы ул штурвал артында утырганда гына комбайнчы булырга тиеш түгел. Бөтен күңелеңне яраткан эшеңә биргәндә генә, чын комбайнчы буласың һәм җиңү яулый аласың», - ди ул. Һәм, чыннан да, ул эштә дә беренче.
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Илнар Габбасов та комбайннарның техник торышын югары бәяләде. Комиссия вәкилләре әйткәнчә, комбайнчылар үзләренең «кыр кораблары»н көйләү эшенә җаваплы караганнар, урып-җыю техникасы кырга чыгарга әзер, дип нәтиҗә ясадылар.
Соңыннан урып-җыю техникасының әзерлеген тикшерү комиссиясе район-ның башка хуҗалыкларында эшен дәвам итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев