Туган як

Кулларында кыр корабы штурвалы

Татар газетасын кеше үзе кулына тотып, үзе турында язылганнарны рәхәтләнеп үз телендә укый алырга тиеш дигән фикердә торучылардан мин үзем. Ә шулай да, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, бу урып-җыюга керешелгәннән алып беренче мәртәбә ясалган атналык эш нәтиҗәсе буенча "Прикамский" хуҗалыгы комбайнчысы Александр Копаневка күчмә кубок тапшырылачагын...

Татар газетасын кеше үзе кулына тотып, үзе турында язылганнарны рәхәтләнеп үз телендә укый алырга тиеш дигән фикердә торучылардан мин үзем. Ә шулай да, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, бу урып-җыюга керешелгәннән алып беренче мәртәбә ясалган атналык эш нәтиҗәсе буенча "Прикамский" хуҗалыгы комбайнчысы Александр Копаневка күчмә кубок тапшырылачагын әйткәч, тиз генә юлга җыендым...

Альфред Галимович, машина рулен әйләндергән көйгә, безнең бетмәс-төкәнмәс һәм урыны-урыны белән мәгънәсезрәк тә тоелган сорауларыбызга зур сабырлык белән җавап биреп бара. Игеннәр ныклап тамыр җәеп күтәрелеп китәр май аенда һәм июнь башында яңгыр булмаса да, юл буендагы басуларда бодай, кукуруз һ.б тигез дулкын булып утыра. Күптән түгел генә үзебезнең Мөслим якларын ураган идек, анда җирдән чак кына калка төшкән кукуруз басуларын (кайбер төшендә, хәтта саргаеп каткан) күреп, җир өчен җан елаган иде. Ә Түбән Кама районы хуҗалыкларында хәл күпкә яхшы. Башта "Бәхетле-Агро"ның кукуруз басуына сокланып киткән идек (алар 1600 гектардан артыграк мәйданда иккәннәр бу культураны). Кармалы ягында, гәрчә тигезле-тигезсезрәк булса да, кукурузның биеклеге икешәр метр ярымга җиткән урыннар барлыгын да күрдек... Димәк, мал-туарга кыш чыгарга җитәрлек терлек азыгы хәзерләнәсенә өмет итәргә була.

Район буенча алганда, бер баш шартлы терлеккә 17,8 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән инде. Бу сүзләрне Альфред Галимович ничек әйтте, шулай яздым. Үзем берни дә аңламадым. Чи надан булып күренәсем килми, шуңа бу юлы бер генә нәрсәне дә аңлатуын сорамам дип уйлап куйган идем. Күңелне, сора дип, шайтан кытыклый гына бит. Әле дә ярый, газета укучыларыбыз, сез бар. Сез аңларлык итеп язарга тиешлегемне сылтау итеп, гадиләштереп сөйләвен үтендем. Җитәкченең сөйләгәннәрен үземә ирешкәнчә генә язам, сез дә төшенергә тырышып карагыз.

"Бер баш шартлы терлек", дигәндә сыер күздә тотыла. Әгәр дә бозауны шартлы терлеккә күчереп исәпләргә кирәк булса, аның берсе - 0,62 баш шартлы терлек булып исәпләнер иде (1000 баш бозавың - 620 баш сыерга тәңгәл була). Димәк, бу очракта 0,62 коэфициенты кулланыла. Сарык, дуңгыз һ.б. терлек өчен бу саннар башкачарак була.

Ә "азык берәмлеге"нә килгәндә, анысы минем башыма бик үк ирешмәде. Печән белән сенажны мисалга алыйк. Печәнне азык берәмлегенә күчерү өчен, 1000 тоннасын 0,46га тапкырлыйлар һәм 460 тонна килеп чыга. Сенаж өчен бу коэфициент - 0,42, шуны 1000 тоннага тапкырлагач, 420 тонна була. Шуларның икесен бергә кушып, гомуми азык берәмлеге (880 тонна) исәпләнә... Ярый әле, авыл хуҗалыгы идарәсе белгече түгел мин.

Смыловка тирәсеннән узышлый, фермер Владимир Аппаковны искә төшереп, быел аның карбызларына Ходай җәйне бирмәде, диештек. Аның каравы, көзге бодае гектарыннан 28-29 центнер чыккан, ә югары сортлы арышы - 30 центнер, ялгыш ишетмәгән булсам, яхшырак җирләрендә, хәтта 42 центнерга җиткән.

Ширәмәткә барган юлда уң як басуда рапс күтәрелеп килә. Көзге культуралар чәчеләчәк җирне йомшарту максатыннан утыртылган ул рапсның тамыры икешәр-өчәр метр тирәнгә китә икән. Рапслы басуга тиешле ашлама керткәнннән соң җирне эшкәртеп көзге бодай чәчәселәре генә кала...

"Прикамский" хуҗалыгының ындыр табагына килеп җиткәндә, "New Holland" комбайннары һәм комбайнчылары, ындыр табагында эшләүчеләр, механизаторлар һ.б. җыелышканнар, "Илһам" ансамбле җырчыларыннан торган агитбригада да шунда иде.

Альфред Галимович авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән һәм, шулай ук, көзге уңышны югалтуларсыз, үз вакытында җыеп алу максатыннан, муниципаль район башлыгы Айдар Метшин җитәкчелегендә махсус штаб төзелгәнлеген, шул штаб җитәкчесенең урынбасары буларак, үзенең бирегә комбайнчылар арасындагы атналык ярыш җиңүчесенә күчмә кубок тапшыру өчен килгәнлеген әйтте. Атналык эш күрсәткечләре буенча беренчелекне "Союз-Агро" җәмгыятенең "Прикамский" хуҗалыгы комбайнчысы -- барлыгы 279 гектар мәйданда иген урып, 698 тонна ашлык суктырган Александр Копанев яулаганын җиткерде. Җиңүчегә күчмә кубок һәм 3000 сум күләмендә премия тапшырды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин да үзенең игенчеләр каршында ясаган чыгышында, терлек азыгы хәзерләүне дә районыбызда "Союз-Агро"ның башлап җибәргәнен, уракка да беренче булып алар төшкәнен телгә алып үтте.

"Прикамский" җитәкчесе Алексей Копанев үз хуҗалыкларының бу язда беренче мәртәбә башка хуҗалыклар өчен дә чәчүлек орлык үстерүгә керешкәне хакында сөйләде. Краснодар ягыннан, супер элита саналган "Скиндер" сортлы бодай орлыгы кайткарткан булганнар. Аны 320 гектар мәйданда иккәннәр, уңышы шушы коры елда да бер гектардан 27 центнер чыккан. Үзләренең "Казанская" бодаеннан да, елына күрә, әйбәт уңыш алырга ниятләре...

үбән Уратма егетләре Наил Мәрдәншин белән Ринат Мөхәммәтшин - берсе үзенең "МТЗ-82" тракторы, икенчесе "ЗИЛ" машинасында - чүп үләннән чистартылган, калибрланган, киптерелгән чәчүлек орлыкларны складларга ташыйлар. Иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр эшләүче бу ир-егетләр дә - вакытның кадерен белүче җир кешеләре.

Чәчүлек орлык әзерләү буенча Алексей Копанев җитәкчелегендәге "Прикамский" планны үтәгән инде. А.Нигъмәтҗанов әйттмешли, "берсе-берсе ике комбайнчыга торырлык механизаторлар"ы булган хуҗалыкта җитәкче ышанычлы ир-егетләргә таяна. Копаневлардан гына да алар үзләре өч бертуган эшлиләр биредә. Төпчекләре Владимир да - комбайнчы. Урып-җыю төгәлләнгәч, "КамАЗ"га утыра. Абыйлары Александр уракта чирек гасырга якын катнашса, Владимир -12 ел (әтиләре Геннадий да заманында механизатор, комбайнчы булган). "Нива"да эшли башлаганда җәй буена 200 тонна ашлык суктырган булсам, бу "New Holland"да бер көндә - 149 тонна!", ди Владимир кондиционеры, музыкасы һ.б. уңайлыклары булган яңа комбайннарның өстенлеге белән кызыксынуыма каршы.

"Салу ягы" ничегрәк дип ишарәләвемә дә комбайнчылардан җанны тынычландыра торган җавап ишеттем. Газетадан булган өчен, болай гына әйтәләрдер, дип уйлаган идем. Юк икән. Әлмәттән үк килеп, хезмәтне саклауга җаваплы белгечләр алкотестер ярдәмендә тикшереп йөриләр, ди. "Союз-Агро"ның Азнакайдагы филиалында бер механизатор эләккән... "Прикамский" механизаторлары көн үтсенгә генә түгел, ә булсынга эшләгәнлектән, хезмәт хаклары да күпләр көнләшерлек: 50-60 меңнән дә ким чыкмый, диләр. Әнә бит Түбән Уратма егете Айрат Әхмәтшин елның яртысында Казандагы фирмаларның берсендә монтажчы булып эшләп йөри дә, алты аен "Прикамский"да уздыра. Бу комбайнга 2007 елда утырган булган, шул чактан бирле һәр җәйдә кайта. Үзенә күрә бер мавыгу ди комбайнчы эшен Айрат. Узган елны урак өстендә, шушы "New Holland"лары белән "Союз-Агро"ның Самара өлкәсендәге филиалына кадәр барганнар. Сигез сәгать вакытлары юлда үткән...

Алексей Копанев бу хуҗалыкта тракторчы булып эшләүче 25 яшьлек Илназ Вәлиуллинның икенче көнне туе буласын, аның хатынын инде аш-су пешерүче эше көтүен искәртте. Яшәү урынын хәл итү өчен, берничә гаиләне махсус программага кертү исәбе дә бар җитәкченең...

Беренче өчлеккә кергән комбайнчыларның икесе "Химокам-Агро"ныкылар иде. Шунлыктан, бу хуҗалыктан соң Кармалы басуына таба җилдердек.

Икенче урынны алган Дмитрий Журавлев та, өченче урындагы Леонид Чубахин да "Палессе" комбайннарында борчак суктыралар иде. Химияле шәһәр һавасыннан саф һавага килеп эләгүне яратмагандай, үтереп авыртырга тотынган башыма бераз файдасы тимәсме дип, комбайннан бөркелеп калган борчак тузанын рәхәтләнеп сулап карадым, җиңеләймәде...

Алдынгы комбайнчыларны котлап, Альфред Галимович премия тапшырды, ә Илһам Хисмәтуллин, Илһам Ситдыйков һәм ансамбль кызлары механизаторларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр.

Борчак басуындагы механизаторлар белән сабуллашып китеп барганда, юлда тузан баганалары күтәреп, ургычын артка таккан "Claas Tucano-430" комбайнында "Химокам-Агро" хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Халиков килеп төште. Комбайн штурвалын комбайнчыга тапшырып, басудагы белгечләр янына килгән җитәкче Казанга барып үзе юллап алып кайткан икән яңа комбайнны, бәясе 10 миллион сум! Соңгы өч елда гына да комбайннар паркын 50 процентка яңартканнар... Ул арада комбайнчы ургычны көйләп, борчак басуына кереп тә китте. Үзе яшелле-аклы төстәге, ә ургычы җете кызыл комбайнны койрыксыз тутый кошка охшатып карап тора идем, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Рәйхат Нафыйковның эндәшкәне ишетелде: "Күрәсезме, ун метр китүгә, штурвалыннан төшеп, суктырылган җирне карый. Чын комбайнчы шулай эшли. Кайберләре йөз-ике йөз метр үтмичә ул хакта уйлап та карамый".

"Паллесе" белән чагыштырганда да өстенлеге күзгә ташлана: беренчесенең артыннан җирдә берән-сәрән генә булса да, борчак сибелеп ята, ә яңа комбайн җиргә кадәр диярлек тигезләп алдырган, ул үткән покос эзендә бер бөртек тә борчак таба алмадык.

Кайтышлый, Борок тирәсендәрәк чүп үләнле басу күзгә ташланды. Ни өчен иген игелмәгән, дигән сорау берәрегезне борчыса, ул җирдә икенче елда Зәй шикәр заводы татлы тамыразык үстерәчәк. Районыбыз хуҗалыкларындагы чәчүлек җирләрнең 5000 гектарын ул завод үзенә алган дип беләм, димәк, киләсе яздан шулкадәр мәйданда шикәр чөгендере чәчеләчәк.

Кырдагы игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен, игенчеләр бар тырышлыгын куяр, бары тик көннәр генә яхшы торсын. "16 июньгә кадәр яңгыр булмады бит. Әгәр май аенда һәм июнь башында яңгыр булса, хәзер 25-26 центнер уңыш ала торган участокларда 35-40 центнер алып булыр иде", дип, уфтанучы Альфред Галимовичка кушылып, җир кешесенең эше һава шартларына аерылгысыз бәйле, дип әйтерлек шул. Анысы, игенче өчен - елның-елында язгы кыр эшләре дә, көзге урып-җыю да зур сынаулар чоры. Бу юлы да аларга ул сынауны үзләренә хас сабырлык белән үтеп, хезмәтләре нәтиҗәсен татырга язсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: