Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Красный Бор авылында яшәүчеләр 28 гыйнвардан бирле автолавка көтә

Авылда кибет юк, шуңа күрә азык-төлекне шәһәрдән машина китерә.

Ләкин бу хезмәттән кешеләр бер дә канәгать түгел: бәяләр күрсәтелмәгән, ипие иске, чеклар бирмиләр... Зарлары бик күп. Нәтиҗәдә, әби-бабайлар я “попутный”, я такси белән шәһәргә үзләре барырга мәҗбүр. Бер яктан карасаң, авылда бар нәрсә бар: яшелчә, сөт ризыклары. Ләкин чәй янына печенье куясы, макарон, колбаса ашыйсы да килә бит. Кешеләр шәһәр мэры Айдар Метшинга да мөрәҗәгать итеп караганнар. Анысы машина атнага ике тапкыр киләчәк дип вәгъдә биргән-бирүен. Башта шулай булган, тик аннары машина атнага бер килә башлаган. Соңгы тапкыр 28 гыйнварда килеп саткан. Ул вакытта да халык булган ризыклардан ризасызлык белдергән.

Фото: В.Моратова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев