Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Котылу юлы бармы?

«Халык контроле»на Зур Афанас авылында яшәүчеләр зар хатын юллаганнар. Алар бик әрсез балтырган (борщевик) үләне бакча янында үскәне һәм аны кисүчеләр булмавы турында хәбәр иттеләр.

Чынлап та, соңгы елларда Түбән Кама районын балтырган басты дип әйтергә була. Һәрхәлдә юл буенда һәм бераз эчтәрәк үсеп утырган бу озын үсемлек игъти­барны үзенә тартып тора.

Шәһәрнең зиратка, Чистай­га бара торган юл тирәсендә шактый үсә бу әрсез үлән. Алай гына түгел, калабызның кайбер урамнарында да күзгә чалына. Чүп үләненең согы агулы, ул тән тиресенә тисә, пешкән җәрәхәт калдыра, күзгә тисә, бөтенләй сукыраю куркынычы бар. Исе дә көчле, аллергия китереп чы­гарырга мөмкин.

Шунысы кызык, балтырган Бөек Ватан сугышыннан соңгы ел­ларда мал-туарга ашатыр өчен үстерелә башлаган. Аны үстерү Иосиф Сталин әмере белән башкарылганга, халык телендә бу үләнне «Сталин үче» дип йөртүчеләр дә бар. Күп яшел масса бирүче, нинди генә һава шартларында да күкрәп үсүче әрсез балтырганның терлекче­лек өчен файдасы бәлки бул­гандыр да. Тик аны ашаган сыерның сөте әче булганга һәм кеше сәламәтлеге өчен куркы­ныч тудырганга, тора-бара бал­тырган игелми башлый.

Балтырган тиз тарала, чөнки бер үлән җиргә 20 меңгә якын орлык коя. Аның кеше орга­низмына никадәрле куркыныч икәнен кайбер түбәнкамалылар үз җилкәсендә татыды. Узган ел бу чүп үләненнән зыян күргән кешеләр саны уннан артык бул­ды.

Балтырганның хәтта чабылган­нан калган камылы да куркыныч тудыра – агулы суы төзәлмәс җәрәхәт ясый. Бу үсемлектән чабып кына котылып булмый. Чөнки җиргә коелган орлыгы 12 ел шытып чыгу сәләтен югалтмый. Ә аның тамырлары кай­чагында беләк юанлыгы кадәр булып, тирәнлеге дә берничә метрга кадәр җитә икән. Хәтта казылмый калган кечкенә та­мыры да, яңадан үсеп чыгарга сәләтле.

Түбән Кама районында балтыр­ган ни өчен чабылмыйча, бөтен ямьне бозып, куркыныч тудыра икән? Бу хакта без Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты урынбасары Альфред Нигъмәтҗановтан сорадык.

– Без балтырган үсә торган урын­нарны тикшереп, мәгълүматны авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрдек. Киләчәктә, әлбәттә, финанс мөмкинлекләрен бар­лап, чаралар күреләчәк, – диде ул.

Киләчәк кайчан булыр икән?.. Җәйнең соңгы ае керде, бал­тырган орлыкларын койды, ә бу, киләсе елда ул тагын да ко­тырып үсәчәк, дигән сүз.

Илһамия Гаффарова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев