Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Комбайннар “парад”ка басты

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге комиссия районыбыз хуҗалыкларында булып, урып-җыю техникасының хәзерлеген тикшерде. Гадәттәгечә, "комбайннар парады"н быел да "Нефтехимагропром" җәмгыятеннән башлап җибәрделәр. Быелгы сезонда районыбыз кырларында 56 комбайн эшләячәге турында язган идек инде. Комбайнчылар гомуми 27000 гектар мәйданда бөртекле культураларны урып-суктырырга тиеш. Алга куелган бурычларның...

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге комиссия районыбыз хуҗалыкларында булып, урып-җыю техникасының хәзерлеген тикшерде. Гадәттәгечә, "комбайннар парады"н быел да "Нефтехимагропром" җәмгыятеннән башлап җибәрделәр.
Быелгы сезонда районыбыз кырларында 56 комбайн эшләячәге турында язган идек инде. Комбайнчылар гомуми 27000 гектар мәйданда бөртекле культураларны урып-суктырырга тиеш. Алга куелган бурычларның тагын берсе - урып-җыю эшләрен 20-30 көн эчендә төгәлләү. Сүз дә юк, минутны да әрәм итмәгәндә генә, бу вакытка сыешырга мөмкин.
Быел "Нижнекамскнефтехим" акционерлык җәмгыятеннән 26 эшче, вакытлыча үзләренең төп эшләреннән аерылып, комбайнчылар, механизаторлар булып, "Нефтехимагропром" карамагындагы кырларда урып-җыю эшләрендә катнашачаклар. Комбайннар өзеклекләрсез, ватылуларсыз эшләсен өчен, алар бу көннәрдә бөтен тырышлыкларын куйганнар - "кыр кораблары" һәрьяклап көйләнгән, ремонтланган. Бөртекләр коелып, югалтулар булмасын өчен, комбайннарны герметиклаштыруга аеруча әһәмият бирелгән. Комиссия орлыкларның коелу-коелмавын махсус мәйданчыкларда, ашлык суктырып карау юлы белән тикшерде. Шулай ук, комбайннардагы янгын сүндерү чрараларын, аптечкаларны, механизаторларның махсус киемнәрен дә карадылар.
Иртә җәйдә корылык булу нәтиҗәсендә, бөртеклеләрне урып-җыюга гадәти елларга караганда бераз иртәрәк - июльнең 20ләре тирәсендә керешергә исәплиләр. Тагын шунысы да бар: үсемлекләр күтәрелеп, исәеп китә торган чорда яңгырлар яумаганлыктан, игеннәр тәбәнәк калды. Ә бу исә урып-җыю эшләрен бераз катлауландыра.
Быел бөртеклеләрдән күп уңыш көтелми: уҗым культураларыннан - гектарыннан 20 центнер, ә язгы культуралардан 15 центнер чамасы уңыш чыгар дип фаразлана. Ашлыкның булган кадәресен югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора бүген комбайнчылар алдында. "Комбайннар парады"нда чыгыш ясаган җитәкчеләр һәм белгечләр барысы да әнә шул фикерне алга сөрделәр.
Комиссия әгъзалары, шулай ук районыбызның "Бәхетле-Агро", "Союз-Агро", "Химокам-Агро" җәмгыятьләрендә, "Прикамский" хуҗалыгында да булып, комбайннарның техник торышын тикшерделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев