Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Комбайнчылар ярыша

Район хуҗалыкларында урып-җыю кызганнан-кыза бара. Чөнки вакыт ашыктыра - комбайнчылар алдына 25 августка урып-җыюны төгәлләү бурычы куелган. Бу уңайдан, уңышны җыю буенча районда штаб булдырылды. Аны муниципаль район башлыгы А.Метшин җитәкли. Әлеге штаб һәр өч көн саен җыелып, башкарылган эшләргә йомгак ясый. Шунысы әһәмиятле, элекке совет чорындагы кебек социалистик ярыш...

Район хуҗалыкларында урып-җыю кызганнан-кыза бара. Чөнки вакыт ашыктыра - комбайнчылар алдына 25 августка урып-җыюны төгәлләү бурычы куелган. Бу уңайдан, уңышны җыю буенча районда штаб булдырылды. Аны муниципаль район башлыгы А.Метшин җитәкли.

Әлеге штаб һәр өч көн саен җыелып, башкарылган эшләргә йомгак ясый. Шунысы әһәмиятле, элекке совет чорындагы кебек социалистик ярыш традициясен яңартып, комбайнчылар арасында ярыш оештыру турында карар кабул ителгән. Һәр өч көн нәтиҗәсе буенча, алдынгы комбайнчыга күчмә кубок һәм акчалата бүләк тапшырыла.
Урып-җыю буенча штабның чираттагысы 27 августта «Бәхетле-Агро» кырларында булды. Бу очраклы гына түгел, әлегә беренче урында баручы, «Нью-Холланд» комбайнында 1806,5 центнер ашлык суктырган комбайнчы Азат Мифтахов нәкъ менә шушында эшли икән.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм, шул ук вакытта, урып-җыю буенча штаб җитәкчесе урынбасары да булган Альфред Нигъмәтҗанов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин, комбайнчылар көндезге ашка туктаган арада, кубокны һәм акчалата бүләкне Азатка тапшырдылар. Алдынгы комбайнчы хөрмәтенә «Илһам» ансамбле артистларын да чакырганнар икән. Алар үзләренең матур җырлары белән игенчеләрнең күңелләрен ачты.
Азат Мифтаховтан эш шартлары турында кызыксынгач: «Уңайлы шартларда эшлибез, штурвал артында утыручыга бөтен мөмкинлекләр тудырылган, кондиционер эшли, идарә итү җайлы», - дип үзенең «кыр корабы»н мактап алды. Туклану ягы да яхшы икән, ике мәртәбә бушлай ашаталар, ди. Кыскасы, комбайнчы эш шартларыннан бик канәгать. Шуңа күрә күчмә кубокны кулыннан ычкындырырга исәбе юк. «Алга таба да беренчелекне бирмәскә инде», - диде ул уенын-чынын бергә кушып.
Дөрес, беренчелекне бирмәс өчен күп көч таләп ителә. Чөнки икенче урында баручы комбайнчы да бик азга гына калыша икән. Андый чакта сәгатьләр генә түгел, минутлар да хәлиткеч. Комбайның аз гына көйсезләнеп туктаса да, артта калдың дигән сүз. Менә кайда кирәк ул урып-җыюга әзерлек вакытында, комбайнның һәр механизмын ышанычлы итеп көйләү.
Ни генә димә, кырларда ярыш кыза бара. Чөнки әле 24300 гектар мәйдандагы бөртеклеләрнең 20 проценттан артыгы гына суктырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев