Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Колмакчыда — Каз өмәсе

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән беррәттән, ел фасылларына бәйле йолалары да бар. Шуларның берсе — Каз өмәсе — Колмакчыда гөрләп, барлык горефгадәтләргә туры китереп уздырылды.

Муллык һәм байлык билгесе булган казлар — татарның горурлыгы да, мул табыннарның күрке дә! Сер түгел: каз үстерү күп көч һәм тырышлык сорый. Гомер буе казүрдәк өмәләренә йөргән Колмакчының иң уңган кызлары һәм канат сыдыручы балалар бу юлы Асия Әхмәтовалар йортына җыелдылар. 

Өмәгә килүчеләрне ачык йөзле хуҗабикә — авыл китапханәчесе Дания ханым һәм авылыбыз гармунчылары Рәмис Гыймадиев, Рөстәм Зәйнуллин каршы алды. Кызлар белән бергә, казларны суеп торучы Ибраһим абый Идиятуллин да килде.

Гармун моңы астында өмә гөрләде — кем казларның мамыгын йолка, кем баш-аякларын эшкәртә. Хатын-кызлар каз йолкыганда, китапханәче Дания, өйнең икенче бүлмәсендә балаларга канат сыдыру йоласын өйрәтте. Өлкән апаларыбыз шушы йоланың үтәлешен күзәтеп тордылар. Апалары чишмәгә төшәргә әзерләнгәндә, балалар белән татар халык уеннарыннан әйлән-бәйлән, түбәтәй, йөзек салышны да уйнадылар.

Ә иң күңеллесе — көянтәләргә казларны асып, бергәләп, гармун тавышына кушылып авыл көйләрен җырлап, авылыбыз уртасындагы быел яңартылган "Инеш чишмәсе«нә, казларны юарга бару. Балалар апалары эзләренә басып су буена төшкәндә, матур кәрҗиннәргә салынган, мамыклары сыдырылган каурыйларны сукмакка сибеп бардылар. Бу йола икенче елга казлар күп булып үссен өчен эшләнә. Кызлар чишмәдә казлар юганда, гармунчыларыбыз һәм Ибраһим абый «Җидегән чишмә» җырын яңгыраттылар. Бу күренешкә кемнәр генә сокланып карамады да, кемнәр генә яшь чакларын искә төшермәде икән?! 

Чишмәдән кайтуыбызга, авылыбыздагы иң уңган апалар, телеңне йотарлык тәмле, мичтә пешкән каз бәлеше һәм мич күмерендә пешкән, каз мае белән майланган коймаклар белән табын әзерләп каршы алдылар. 

Күңелле, мул табын артында утыруларыбыз, җыр-бию, уенкөлке белән дәвам итте. Шушы бәйрәмдә катнашкан барлык авылдашларга зур рәхмәт!
Дания Гайфиева

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев