Туган як

Көннәр дә кызу, эшләр дә...

Бүгенге көндә район буенча терлек азыгы хәзерләү бара. Бу сезонда бер баш шартлы терлеккә барлыгы 30 центнер азык берәмлеге (тупас һәм су-сыл азык) әзерләнергә тиеш булса, бүгенге көндә планның 64,6 проценты үтәлгән инде.

Быел яз иртәрәк килсә дә, баш­тарак җылы көннәре белән артык куандырмады, җәй башы да салкынчарак бул­ды. Инде менә июльгә кергәч кенә көннәр +20-25 градустан югары күтәрелде. Шулай да, терлек азыгы хәзерләү өчен авыл хезмәтчәннәренә бөтен мөмкинлекләр дә бар иде. Дым җитәрлек булгач, үсемлекләр дә гөрләп үсте.

Терлек азыгы, дигәннән, бу җәй башындагы гомуми күр-сәткечләр, чыннан да, сыерның сөте – телендә, икәненә та­гын бер мәртәбә ышандырды. Терлекләрнең азык рационы витаминлы катнашмаларга бай булгач, ул сөтне дә мул би-рә. Шушы язгы-җәйге чорда гына да, районыбызда сөт саву күрсәткечләре югары булу, шул хакта сөйли. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Аль­фред Нигъмәтҗанов әйтүенчә, бүгенге көндә район буенча һәр сыердан 20,4 килограмм сөт са­выла икән. Бу республиканың уртача күрсәткечләреннән (18 килограмм) артык, «Орсис-Агро»ның үзендә генә дә бер сыердан 28,6 килограмм сөт савыла. Хәзерге вакытт сөт бу­енча Түбән Кама республикада 8 нче урында.

Терлекләрне уңышлы кышлату өчен терлек азыгы хәзерләү дә тулы куәтенә дәвам итә. Хәзерге вакытта бер шартлы терлеккә 19,4 центнер азык берәмлеге туры килә. 42400 тонна – сенаж, 11300 тонна печән әзерләнгән. Бераз соңрак 50000 тонна си­лос әзерләү бурычы тора...

Соңгы вакытта көннәрнең кинәт җылынуы һәм мәгълүм мәкальдәгечә «җил дә үз вакы­тында исеп, яңгыр да үз вакы­тында явып» торуы игеннәрнең өлгерүен тизләтте, әлбәттә. Шул сәбәпле, авыл хезмәтчәннәре урып-җыю эшләренә ныклап әзерләнә. Әлбәттә, беренче чи­ратта, урып-җыю техникасын әзерлек сызыгына кую. Бу урып-җыю кампаниясендә 72 шартлы берәмлек комбайн катнаша­чак. Һәр комбайнга 462 гектар урып-суктыру мәйданы туры килә. Бүгенге көндә урып-җыю техникасының һәрберсенә ком­байнчылар беркетелгән. Ком­байнарны төзекләндерү һәм көйләү тулы көченә бар.

Кыскасы, авыл хезмәтчәннә-ренең кылны кырыкка ярыр­дай булып эшләгән чаклары. Башкача мөмкин дә түгел. Юкса, җәйнең кыл уртасы узып, бик тиздән игеннәрне урып-җыю кампаниясе башланыр.

Фәрит Имамов


Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: