Туган як

Көнне кичкә ялгап

Әллә инде быел Сабантуйлар минем өчен бакча нәниләренең бәйрәме белән башланып киткәнгә, мәйданда күземә гел сабыйлар гына ташлана. Түбән Уратмада да бу милли бәйрәмебез мәйдан уртасындагы көрәштә нәни батырны чөю белән башланды дияргә була. Әлбәттә инде, башта әле Раил атлы биш яшьлек нәни көрәшче берничә малайны екты. Тамашачыны бу елгы...

Әллә инде быел Сабантуйлар минем өчен бакча нәниләренең бәйрәме белән башланып киткәнгә, мәйданда күземә гел сабыйлар гына ташлана. Түбән Уратмада да бу милли бәйрәмебез мәйдан уртасындагы көрәштә нәни батырны чөю белән башланды дияргә була. Әлбәттә инде, башта әле Раил атлы биш яшьлек нәни көрәшче берничә малайны екты. Тамашачыны бу елгы Уратма Сабантуеның нәни батыры Раилнең чын көрәшчеләрчә җитдилеге дә, сөлгене кулына дөрес урап тотуы да сокландыргандыр. Үзе дә көрәшеп үскән әтисе Җәмил Нәбиуллин «әгәр ике малайны ексаң, машина бүләк итәрмен», дигән булган. Әтисе алып биргәндерме-юкмы, ә менә кыйммәтле уенчык машинаны, алга китү булса да, бу үскән егеткә Сабантуй азагында бәйрәм кунагы - Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимовның үз куллары белән бүләк иткәнен һәм аны тагын бер мәртәбә күккә чөйгәнен әйтим әле.

Соңгы елларда гадәткә кергәнчә, быел да Түбән Уратма Сабантуеның төп спонсоры булган депутатлары Әнәс Миңнәхмәтовның махсус чакыруы буенча Казаннан килгән опера җырчысы Венера Ганиева һәм бу профессордан җыр сәнгате нечкәлекләренә өйрәнүче кыз һәм егетләр бәйрәмне зур концерт белән ямьләндерде. Венера үзе, хәтта, китәр минутлары җиткәннән соң да, тагын ике сәгатьтән артык халыкны үзенә каратып тотты.
Бәйрәмгә җыелучылар өчен Венераның җырлавы зур бүләк булса да, алдан уздырылган тантана барышында авыл кешеләрен дә тәбрикләп үттеләр. Роза һәм Гариф Әгъләмовлар - «Иң төзек хуҗалык һәм матур гаилә», Хәерлебанат һәм Әсхәдулла Нәбиуллиннар - «Иң озак бергә гомер итүче гаилә», Сабантиннар - «Иң яшь балалы гаилә», Мәүҗидә Җиһаншина - «Иң игелекле кеше», Галина Шестакова һәм Виктор Макаров - «Чуваш халкының традицияләрен саклаучы-оештыручылар», Радик Мөхлисов - «Ел укытучысы», Булат Мөхлисов «Ел укучысы» номинацияләрендә җиңүче дип табылдылар. Чыгарылыш класс укучыларын да мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләделәр.
«Авылыбыз өчен яшик, авылыбызны гомерле итү өчен яшик. Сабыйлар авазы тынып тормасын. Утны да сүндереп карыйм, суны да өзеп карыйм, әлегә файдасы гына юк», - дип котлау чыгышында уены-чыны белән сөйләүче авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллинны да, 1983 елда Уратма мәктәбендә чит тел укытып китүен искә төшереп алган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лида Тартминаны да, «Ходай сакласын, яна күрмәгез, хәвеф-хәтәр булса, без һәрчак ярдәмгә килергә әзер», дип белдерүче янгын сагы гарнизоны җитәкчесе Алексей Шаповаловны да халык алкышларга күмде. Җитәкчеләрнең чыгышына биюле-җырлы тамаша ялганды. Милли киемнәрдән мәйдан уртасына чыккан «Кемел Чылкуч» («Көмеш чишмә») чуваш фольклор ансамбле үзешчәннәренең татарча, чувашча һәм русча бердәй матур җырлауларын да сокланып тамаша кылды халык.
Түбән Уратма Сабантуендагы үзенчәлекле ике ярыш турында аерып язып үтәргә ярыйдыр, мөгаен. Аларның берсе - текә тауга йөгереп менү. Әле җиләк өзгәли-өзгәли, таудагы финишка күтәрелүе дә җиңел булмады, ә йөгерергә туры килсә, мөгаен, арттан беренче килер идем дип уйладым мин тау итәгендә уенчыктай күренүче машиналарга, кешеләргә карап. Кызлар, малайлар һәм ир-егетләр йөгерешкәнне елмаеп кына күзәткән идем, тауга бер төркем хатын үрмәли-йөгерә күтәрелгәндә, күзем маңгаема менде. Тау-га йөгерүчеләр арасында 64 яшьлек Мария апа да бар иде! Бәйрәм башланганда гына, «Туган як»тагы еллык календарьга безнең авылны бигрәк матур итеп чыгаргансыз, ничек сакларга инде», дип сөйләп торган иде чәчләрен толымлап үреп салган бу чуваш апасы. Җиңүчеләргә килгәндә, тауга малайлардан - Илдар Мортазин, кызлардан - Гөлшат Шиһапова, ирләрдән - Айдар Хаҗипов, хатыннардан Ольга Петрова иң алдан менеп җиттеләр һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.
Икенче ярышны да шушы Уратма Сабантуенда гына күрергә була: анысы - кул пычкысы белән утын кисү. Утынны 12,5 секундта кисеп, Гариф Әгъләмов белән Фәйрүзә Әмирханова җиңде. Калган дүрт парны да халык каршына мәйданга чыгарып бүләкләделәр.
Һай, оныта язганмын, әле тагын бер үзенчәлекле ярышлары булган икән: капчык-лы он күтәреп узышу. Бер капчыкны икешәр хатын-кыз күтәреп йөгерергә тиеш булса да, көчсез саналучы безнең затташлар үзләренчә хәл иттеләр: Гөлфия Амануллина белән Роза Якимова онны җилтерәтеп кенә иңбашларына салдылар да, йөгереп киттеләр. Көчле икән Уратма хатыннары, «оны үзеңә дисәң, хатын-кыз әле ул капчыкны Ширәмәткә кадәр дә күтәреп барыр», дип алдан ук нәтиҗә ясаган ир-ат белеп сөйләгән.
Биек багана башына менү (җиңүче - Илфат Хаҗипов), гер күтәрү (авылдашлары Илгизәр Дәүләтшин - өченче), кул көрәштерү (ирләрдән беренче - Илдар Хәйруллин) кебек ярышларны, үтә күренмәле «туннель»да узышу, күз бәйләп «чүлмәк» вату, капчык киеп йөгерү кебек уеннарны да үз итә уратмалылар.
Ә мәйданның кыл уртасында - татарча көрәш! Бүләк машинаны күтәреп мәйдан буйлап җилдергән иң нәни көрәшче Раил турында әйттем инде. Заманында тирә-якта мәйдан тоткан көрәшче Фәйзеләхәт ага Әмирхановның бишенче класста укучы оныгы Тимерхан да баһадирлар ныклыгына ия булып үсеп килә икән. Укучы яшьләр көрәшендә ул өченче урынны яулады. Яулады дип, авыз тутырып әйтәм, чөнки беренче ике урынны алучылар - тугызынчы класс егетләре Эрик Мәхмүтов белән Ринат Газизуллин.
Унбер ир-ат көрәшче бил алышкан Уратма Сабантуе спонсоры Әнәс Әхәтович бәйгенең гадел булырга тиешлеген алдан ук кат-кат искәртеп куйган, өстәвенә, тамаша кылучы халык та «чистага салганчы» көрәштерүне таләп иткән иде. Шуңадырмы, вакыт ягыннан иң озакка сузылганы һәм бар халыкның игътибарын магниттай үзенә тартканы нәкъ менә татарча көрәш булды. Өченче урынга Кама Аланы егете Руслан Гафиятуллинның калуы билгеле булгач та, абсолют батыр исеменә көрәш башланды. Яшь алып Рамил Минабетдинов белән авылның үз батыры Фәиз Фәттахов сәгать буе бил алышсалар да, икесенең берсе өстен чыга алмыйча бик озак тартыштылар. Ахыр чиктә, аз гына өстенлек белән, җиңүче дип, Фәиз Фәттаховны игълан иттеләр. Батыр калган көрәшче бүләк тәкәне иңбашына салып мәйданны ике-өч кат йөгереп әйләнгәндә кичке тугыз тулып килә иде. Мөгаен, мәйдандагы халык таралып тормагандыр, Казан җырчысы Мөнир Рахмаевка кушылып җырлар-биер өчен, кичке уенга калгандыр...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: