Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Киң күңелле матур әбиләр

Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә татып, балачакның рәхәтен күрмичә калган, күпләренең әтиләре сугышта һәлак булып, сугыштан соң да ятимлек ачысын тоеп, авыр эшләрдә хезмәт куйган сугыш чоры балаларын онытырга хакыбыз юк.

Әнә шундыйларның берсе, районыбызның Кызыл Чапчак авылында туып үскән Әлфидә апа Шәрәфиева турында бу язмабыз. Әлфидә апа жор телле, ярдәмчел, акыллы һәм төпле киңәшләре белән яшьләргә үрнәк Ак әби ул. 

1954 елда Кызыл Чапчак мәктәбендә ун сыйныф тәмамлагач, укытучысы Сәгыйрь Закировның «Чабата үрергә булса да укыгыз», дигән киңәшләрен тотып, Чистай каласына укырга юл ала. Ике ел вакыт узуга туган авылына кайтып, почта бүлегенә эшкә керә. 

Ул чорлардагы почта хезмәтен хәтерлисездер, бүгенгесе белән чагыштырырлык та түгел. Беренчедән, авылларда әле яшәүчеләр күп — колхозларның гөрләп торган чагы, икенчедән, һәр йорт бер кочак газета-журналга языла, туган-тумачалары белән хат алыша. Бәхет эзләпме, язмыш кушуы буенчамы чит җирләрдә яшәүче туган-тумачалар елга әллә ничә посылка җибәрә иде. Бәйрәм җитсә, котлау открыткалары дистәләп килә. Көн саен почтальоннарның шыплап тулган зур сумкаларын иңгә асып, авыл буйлап почта таратуы шактый авыр була.

Авылны иңләпбуйлап йөреп чыккач, төп эштән тыш бүлеп бирелгән гектарлаган суган басуы көтеп тора. Ничек чыдаган аяк-куллар диярсең... 

Боларга өстәп, хатын-кызны йорткаралты тирәсендә кырыкмаса-кырык эш көтеп тора. Татар хатын-кызлары гомергә гаиләнең тоткасы, ирне дә, балаларны да тәрбияләп, гаилә учагы җылысын саклаучы бит алар. Әлфидә апа да өйдәге дүрт баланың кайгыртучан әнисе, ире Гасиф абыйның терәге. Алар балаларын олы тормыш юлына чыгарып, барысын да укытканнар. Балалары күптән инде башлы-күзле, «оясында ни күрсә — очканында шул булыр» — дигән халык мәкалендәге кебек, әти-әниләрен хөрмәт итеп, ярдәмнәрен күрсәтеп яшиләр.
Саимә Мәхмүтова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X