Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

"Килен - килбәтле, сүзе - ширбәтле"

Авыл җирендә һәркемнең гаиләсе, тормышы уч төбендәге кебек ярылып ята. Кемнең ничек яшәгәне, кемнең кем икәнлеге монда берәүгә дә сер түгел. Һәр авылның - үз уңганнары, атаклы кешеләре, үрнәк гаиләләре бар. Әледән-әле туйлар узып тора, авылга киленнәр төшә. Шактыйлары, элеккедән килгән гореф-гадәт буенча, төп йортта калып, кайнана-кайната белән тату гомер...

Авыл җирендә һәркемнең гаиләсе, тормышы уч төбендәге кебек ярылып ята. Кемнең ничек яшәгәне, кемнең кем икәнлеге монда берәүгә дә сер түгел. Һәр авылның - үз уңганнары, атаклы кешеләре, үрнәк гаиләләре бар. Әледән-әле туйлар узып тора, авылга киленнәр төшә. Шактыйлары, элеккедән килгән гореф-гадәт буенча, төп йортта калып, кайнана-кайната белән тату гомер итәләр, балалар үстерәләр.
Безнең Каенлы авылында да андый гаиләләр шактый. Аларга багышлап, мәдәният йортында әледән-әле кичәләр булып тора. Шулай да, авыл кияүләре катнашында бәйге-тамаша үткәрсәк тә, киленнәргә багышланганы юк иде әле. Шуңа күрә гаиләләр турындагы чираттагы кичәне авыл киленнәренә багышладык. Аңа «Килен - килбәтле, сүзе - ширбәтле» дигән әйтемне исем итеп алдык.
Чын бәйге-тамаша булды ул. Анда ир кадерен белеп, кайнанага ярап, балалар дип өзелеп, эштән тәм табып яши белүче киленнәр - Эльмира Ризванова (Үчкә авылыннан), Зөлфия Гыймадиева (Тобадан), Резидә Гарипова һәм Алсу Галиуллина (икесе дә Каенлыдан) катнаштылар. Алып баручы һәрберсенең кайдан килен булып төшүе, гаиләсе, шөгыль-хезмәтләре турында сөйләп, холык-сыйфатларын санап, аларны тамашачыга тәкъдим итте. Авылдашларының бу киленнәрнең кайнаналарына булган мөнәсәбәтләренә соклануын җиткерде.
Киленнәр гаиләләрендә бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да яратып ашала торган ризык әзерләп килгәннәр, аларны матур итеп тәкъдим иттеләр, әзерләү серләрен чиштеләр, пилмән ясауда ярыштылар, алып баручының әдәбият елы уңаеннан биргән сорау-ларына җавап бирделәр, үзләренең бирнә сандыкларында булган әйбер-кара белән таныштырдылар.
Безнең киленнәребез иртә таңнан торып эшкә чабалар. Шул ук вакытта күңел байлыкларын саектырмый тулыландырып торалар, мәдәният йортында үтә торган чараларда, концертларда катнашалар. Бәйге-тамашаның «Без булдырабыз!» дигән өлешендә алар сәләтләрен, сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. Таулы Дагестанда туып-үскән авар кызы Эльмира Ризванова үзенең туган телендә җыр башкарды, Резидә Гарипова мөнәҗәт әйтте, Алсу Галиуллина очып-очып биеде, ә Зөлфия Гыймадиева юморга осталыгы белән сокландырды.
Бәйгеләр арасында үзешчәннәрнең җыр-биюләре белән үрелеп барган кичәнең хөкемдарлары бу киленнәрнең килешле киемнәрен, үз-үзләрен тотышларын, тыйнаклык, зирәклек, юмор хисе, уңганлык һәм сәхнә осталыкларын исәпкә алып, төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дип таптылар һәм бүләкләделәр.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев