Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, Түбән Кама районының агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Бу бәйрәм җирдә яшәүче һәм эшләүчеләрне, терлекчелектә һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә хезмәт куючыларны, кыенлыкларга карамастан, терлек үрчетү һәм үстерү, чәчүлекләр, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләрне берләштерә. Сезнең хезмәтегез аерым тырышлык, җаваплылык таләп итә һәм тирән хөрмәткә лаек.
Түбән Кама районының аграр тармагы тарихын формалаштырган, быел 55 еллыгын билгеләп үтүче авыл хуҗалыгы производствосы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен һәм теләкләремне җиткерәм. Кадерле игенчеләр, меха-
низаторлар, терлекчеләр, фермерлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре! Хөрмәтле авыл халкы! Мин сезгә авыр, әмма шундый кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Һәр көн сезнең өчен шатлык, игелек һәм яңа казанышлар белән тулып торсын!
Айдар Метшин 
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы,
шәһәр мэры

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев