Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Районыбыз басуларында урып-җыю тулы куәткә дәвам итә. Хәзерге вакытта бөртекле-кузаклы культураларның гомуми мәйданының 9582 гектары (41 проценты) урып-суктырылган. Ындыр табакларына барлыгы 33800 тонна ашлык кайтарып урнаштырылган. Һәр гектардан уртача 35,4 центнер уңыш чыга.

Кырларда барлыгы 54 комбайн эшли. Алар бу көннәрдә арыш, бодай, арпа һ.б. культураларны урып җыю белән мәшгуль. Инде күркәм гадәткә кергәнчә, быел да һәр атна башында комбайнчыларның эш күрсәткечләренә йомгак ясала, алдынгы комбайнчыларга күчмә кубок һәм акчалата премияләр тапшырыла. 
21 августта, узган эш нәтиҗәләре буенча комбайнчылар арасында ярышка йомгак ясалып, күчмә кубокка 1410 тонна ашлык суктырган «Түбән Кама» агрофирмасы комбайнчысы Алексей Калеев лаек булды. 1356 тонна ашлык суктырган «Орсис-Агро» компаниясе комбайнчысы Илгиз Рәхимов икенче урынга чыкты. Аларга акчалата премияләр тапшырылды.
Бүләк тапшыру тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, комбайнчылар, механизаторлар катнашты. Ә тантанага килгән «Илһам» эстрада төркеме артистлары берничә җыр башкарып, игенчеләрнең күңелләрен күтәрделәр.
Фәрит ИМАМОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев