Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Күчмә кубок – Зөлфәттә

Хәзерге вакытта районда урып-җыю эшләре 58 процентка үтәлгән. Уҗым культураларын, борчакны суктырып бетерделәр, нигездә солы, бодай, арпа калып бара. Бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан уртача 22,4 центнер чыга. Узган атнада урып-җыю буенча штаб әгъзаларының чираттагы җыелуы «Нефте-химагропром»ның «Рассвет» бүлекчәсенә караган Благодатная авылы янындагы кырларда эшләүче комбайнчылар янында булды. «Нефтехимагропром» җәмгыяте урып-җыюда районда...

Хәзерге вакытта районда урып-җыю эшләре 58 процентка үтәлгән. Уҗым культураларын, борчакны суктырып бетерделәр, нигездә солы, бодай, арпа калып бара. Бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан уртача 22,4 центнер чыга.
Узган атнада урып-җыю буенча штаб әгъзаларының чираттагы җыелуы «Нефте-химагропром»ның «Рассвет» бүлекчәсенә караган Благодатная авылы янындагы кырларда эшләүче комбайнчылар янында булды.
«Нефтехимагропром» җәмгыяте урып-җыюда районда беренчеләрдән бара. Биредә шушы көнгә бөртеклеләрнең 60 проценты (2986 гектар) урып суктырылган инде. Уңыш та яхшы - гектарыннан уртача 27 центнер.
«Нефтехимагропром»да тырыш комбайнчылар шактый. Шуларның берсе - Зөлфәт Лотфуллин. Ул алдагы елларда да беренчелекне бирми иде. Штабның бирегә җыелуы да чираттагы өч көн йомгаклары буенча беренчелеккә чыккан Зөлфәткә күчмә кубокны тапшыру өчен иде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин алдынгы комбайнчыга кубок һәм акчалата бүләк тапшыргач, игенчеләрне урып-җыюның барышы белән таныштырдылар.
Көннәр бик коры булу сәбәпле, игеннәр нык кипкән. Шунлыктан эшләрне мөмкин кадәр кыска срокларда тәмамлау таләп ителә. Комбайнчылар хәлнең җитди икәнлеген аңлап, тырышып эшлиләр. Иртә таңнан, кичке караңгыга кадәр кырларда комбайн гөрелтесе тынып тормый. Әле, алдагы көнне дә эшне кичке сәгать унда гына тәмамлаганнар. Биредә җирләрнең тигезсез булуы да комбайнчылар өчен кыенлыклар тудыра икән.
Әле кырга килгән чакта «Илһам» ансамбле артистлары утырган машина таулы юлдан менә алмыйча, озак азапланды. Комбайннар эшли торган кырга күтәрелгәч, машинадан чыккан Илһам Хисмәтуллин түзмәде: «Тигезрәк юллар юкмыни соң сездә?» - дип сорап куйды.
- Бөтен булган юлларыбыз шушындый таулы-чокырлы, башкалары юк. Райондагы кайбер хуҗалыкларның футбол кыры кебек тигез кырларыннан көнләшергә генә кала безнең комбайнчыларга һәм ашлык ташучы машина шоферларына. Шуңа күрә, игеннәр язмышы өчен генә түгел, комбайнчы һәм шофер егетләрнең иминлеге өчен дә борчылам, - диде «Нефтехимагропром» җәмгыятенең генераль директоры Рәйхат Кәлимуллин.
«Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең авыл хуҗалыгы департаменты директоры Әнәс Миңнәхмәтов та комбайнчыларга үзенең кайбер киңәшләрен бирде:
- Егетләр, уңышның язмышы сезнең кулларда. Өстәвенә, матди хәлегезне ныгытырга, акча эшләп калырга да зур мөмкинлек бу. Санаулы бер ай вакытта көч куәтегезне биреп эшләсәгез, әҗерен дә күрерсез. Ә аның өчен, беренче чиратта, дисциплинаны какшатмаска кирәк, - диде ул.
Ә комбайнчылар ягыннан җавап итеп: «Икмәк быел - Аллага шөкер, яхшы булган. Комбайнчылар эшләргә ашкынып тора. Урып-җыюны вакытында төгәлләргә бөтен көчебезне куячакбыз», - диде, бүгенге көн герое, күчмә кубок хуҗасы Зөлфәт.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев