Туган як

Карамыйча эссесенә, кояшына

2010 елгы корылык кебек үк булмаса да, Волгоград, Оренбург, Самара төбәкләре белән беррәттән, Татарстанда да яңгырсыз эссе көннәр тора. Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы белгече П.Чекмарев та хәзерге вакытта, корылыкка бәйле рәвештә, әлеге төбәкләрдә хәлнең катлаулы булуын белдергән һәм, шул ук вакытта, нинди дә булса нәтиҗә ясау өчен иртәрәк икәнен дә...

2010 елгы корылык кебек үк булмаса да, Волгоград, Оренбург, Самара төбәкләре белән беррәттән, Татарстанда да яңгырсыз эссе көннәр тора.
Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы белгече П.Чекмарев та хәзерге вакытта, корылыкка бәйле рәвештә, әлеге төбәкләрдә хәлнең катлаулы булуын белдергән һәм, шул ук вакытта, нинди дә булса нәтиҗә ясау өчен иртәрәк икәнен дә искәрткән. Әйтүләренчә, безнең республикада да 17ме, 18ме районда корылык дип белдерелгән.
Нишлисең, болай да һәр җәйге чорны - иң катлаулысы, иң авыры, дип әйтергә гадәтләнгән җир кешесенә 2010 елдан башлап бик кыенга туры килә. Шулай да, шәһәр халкы кебек, кояш кыздыра дип, җиләскә кереп качу мөмкинлеге юк авыл халкының - кышкы чорга терлек азыгы хәзерлисе бар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматына караганда, шушы атнаның дүшәмбесенә, ягъни 29 июньгә 10630 гектар мәйданда күпьеллык үлән чабып алынган, барлыгы 11 120 тонна печән (шуның 10 390 тоннасы инвесторлар һәм фермерлар өлешенә туры килә) һәм 17 100 тонна сенаж әзерләп куелган инде. Шул рәвешле, күпьеллык үләнне беренче катка чабу азагына якынлаша. Хәзерге вакытка бер баш шартлы терлеккә 9,2 берәмлек азык хәзерләнгән икән.
Әгәр дә шифалы яңгырларын бирсә, печәне дә, башкасы да җитәрлек күләмдә әзерләнелер, анысы. Бу көннәрдә инде игенче генә түгел, һәрберебез бер тамчы яңгыр өмет итеп, күккә төбәләбез бит.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: