Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Иҗтимагый киңлекләр – өстенлекле юнәлеш

Февраль башыннан район авылларында традицион авыл җыеннары башланды. Алар барлык авыл җирлекләрендә, шулай ук Кама Аланы поселогында узачак. Муниципаль район хакимияте вәкилләре катнашындагы мондый җыеннар февраль ахырында шәһәр микрорайоннарында да булыр дип көтелә. Бу көннәрдә Елантау авыл җирлеге халкы белән шундый очрашу җирле мәдәният йортында узды. Анда Елантауда һәм Колмакчыда...

Февраль башыннан район авылларында традицион авыл җыеннары башланды. Алар барлык авыл җирлекләрендә, шулай ук Кама Аланы поселогында узачак. Муниципаль район хакимияте вәкилләре катнашындагы мондый җыеннар февраль ахырында шәһәр микрорайоннарында да булыр дип көтелә.
Бу көннәрдә Елантау авыл җирлеге халкы белән шундый очрашу җирле мәдәният йортында узды. Анда Елантауда һәм Колмакчыда яшәүчеләр катнашты. Авыл кешеләре 2017 елга йомгак ясадылар, агымдагы елда башкарылачак эшләр хакында сөйләштеләр. Мәсәлән, быел республика программасы кысаларында һәм үзара салым акчасына, авыл җирлеге территориясендәге юллар төзекләндереләчәк, шулай ук яктырту программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Моннан тыш, элекке клуб бинасы урынын һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл тирәсен төзекләндерү дә планда каралган. Елантаулылар ул территориядә кечкенә генә сквер ясау турында да хыяллана.
Иҗтимагый киңлекләр хакында сүз чыккач, муниципаль район башлыгы Айдар Метшин: «Менә инде өч ел дәвамында без иҗтимагый киңлекләр булдыру буенча актив эш алып барабыз. Шушы вакыт эчендә шәһәрдә күләмле эшләр башкарылды. Быел исә әлеге мәсьәләдә игътибарны авыл җирлекләренә дә юнәлтергә карар иттек. Бүген безнең алда авылларны төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнү буенча өч елга исәпләнгән программа әзерләү бурычы тора», - дип белдерде.
Муниципаль район башлыгы билгеләп үткәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та авылларда уңайлы яшәү шартлары булдыруга зур игътибар бирә. Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы хәзерге вакытта Татарстанның зур шәһәрләрендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә тормышка ашырыла башлаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев