Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Искесе урынына – яңасын

Борок авылында мәктәп һәм балалар бакчасы төзелде.

Сүз уңаеннан, алар икесе дә бер бинада урнашачак һәм үз ишекләрен декабрь башында ачар, дип көтелә. Борок авылында мәктәп кайчандыр булган, әмма төзек булмау сәбәпле, 2014 елда ябылган. Нәтиҗәдә, мәктәп укучылары иртәнге сәгать 5тә торып, укырга шәһәрдәге мәктәпләргә йөрергә мәҗбүр иде. 
Инде менә шул иске мәктәп урынында яңа бина калкып чыкты.
– Биредә балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп, шулай ук мәдәният йорты да урнаша. Бина янында төрле күңелле чаралар уздыру мөмкинлеге дә бар. Хәтта Сабантуй уздырып була, – дип вәгъдә бирде «ДОМКОР» ҖЧҖ генераль директорының социаль төзелеш объектлары буенча урынбасары Рәшид Сәйфетдинов.
Мәдәният йортында китапханә дә ачарга ниятлиләр. Мәктәптә – 14 бала, балалар бакчасында 15 балага кадәр урын каралган. Фәнүзә Гәләвиева бу мәктәптә 20 елдан артык ел эшләгән. Башта рус теле укыткан, аннары уку бүлеге мөдире вазыйфаларын үтәгән. Фәнүзә ханым белдерүенчә, үзәк буш тормаячак.
– Оныкларым бар. Берсенә дүрт яшь, ул биредәге балалар бакчасына йөриячәк. Мин аны озатырмын, каршы алырмын, – ди ул.
Балалар бакчасына гаризалар кабул ителә инде. Моның өчен Түбән Каманың күпфункцияле үзәкләрнең берсенә барырга кирәк.
Фото ntr-24.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев