Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Ишетеп кенә түгел, күреп тә

Аксакаллар шурасының hәp атнаның дүшәмбесендә уздырыла торган чираттагы җыелышын авыл хуҗалыгы тармагына юнәлттек, чөнки алар - безнең туйдыручыларыбыз. Быел табигать шартларының тотрыксыз булуы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә ничек тәэсир итә һәм ул шартлардан ничек чыгалар дип кызыксынып, районыбызның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Мөнир Биҗан улы Миңнуллин белән очрашу оештырдык. Ул безне...

Аксакаллар шурасының hәp атнаның дүшәмбесендә уздырыла торган чираттагы җыелышын авыл хуҗалыгы тармагына юнәлттек, чөнки алар - безнең туйдыручыларыбыз. Быел табигать шартларының тотрыксыз булуы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә ничек тәэсир итә һәм ул шартлардан ничек чыгалар дип кызыксынып, районыбызның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Мөнир Биҗан улы Миңнуллин белән очрашу оештырдык. Ул безне бик теләп каршы алды. Быелгы авыр табигатъ шартларына карамастан, авыл хезмәтчәннәре һәм аларның җитәкчеләре, көнне-төнгә ялгап, зур тырышлык белән хезмәт итүләрен һәм уңышларга ирешүен бөтен нечкәлекләре белән безгә җиткерде. Аннан алган мәгълүматны бер гәҗиткә генә сыйдырып булмас иде. Шулай да, сезне ул сөйләгәннәр белән кыскача гына таныштырып узабыз.
- Елларның нинди булуына карамастан, үзебезнең алга халкыбызны канәгатьләндерерлек авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне максат итеп куябыз. Менә күп еллар инде аксакалыбыз, республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мансур Мөхетдин улы Шәрәфетдинов белән эшләп килдек. Ул терлекчелек тармагын алып барды. Хуҗалыклар белгечләре белән берлектә район буенча 2012 елдан бирле һәр сыердан 5 мең килограмм һәм аннан да артыграк сөт савып алуга ирештек. Бу - зур күрсәткеч. Быел да шушы күрсәткечне саклап калырбыз, дип ышанам.
Үсемлекчелек тармагы Зөбәрҗәт Фазыл кызы Габдрахманова җитәкчелегендә уңышлы эшләп килә. Авыл хуҗалыгының һәр тармагы республика һәм Россия бюджетларының күп төрле субсидияләреннән файдалана. Алар барысы да диярлек авыл хуҗалыгы идарәсе аша үтә һәм ул эш Фәридә Мансур кызы Вәлиуллина ярдәмендә башкарыла, - дип, Мөнир Биҗан улы район кырларына ашыкты.
Без - аксакаллар, сәяхәтне дәвам итеп, «Бәхетле-Агро» ширкәтенең сөтчелек фермасында тукталдык һәм шушы хуҗалык җитәкчесе урынбасары, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илдус Касыйм улы Сафин, аның ярдәмчеләре белән әңгәмә кордык. Илдус әфәнде матур итеп тармактагы эшләр барышы белән таныштырды һәм алда торган планнарын сөйләде. Үз эшен яратып башкаруы йөзеннән күренеп тора. «Кыенлыклар да юк түгел, терлекчеләр җитеп бетми, чөнки элек торак төзеп читтән килүчеләрне эшкә алу гадәткә кергән иде. Хәзерге заманда эшчеләрне кызыксындыру чарасының яңа ысулларын булдыру зарур», - диде ул. Бу турыда республика җитәкчелеге уйланыр дигән теләктә калабыз. Киңәшләребезне биреп, бу ширкәтнең коллективына уңышлар теләп, кырлардагы эш барышына караш салып, районга юнәлдек. Кырларда комбайннар икмәк суктыра, икмәк төягән машиналар икмәкне ындыр табагына кайтаралар. Алдагы басуларда яңа чәчелгән уҗымнарның шытып килуен дә күрдек.
Менә Каенлы җирлегенә дә килеп җиттек. Без монда авылның аксакалы, элекке «Кызыл Зәй» совхозы җитәкчесе, лаеклы ялга киткәнче авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы булган Габделбәр Салих улы Әхмәтшин белән аралашып, хәл-әхвәлләрне сораштык. Күпне күргән, күпне кичергән кеше буларак, Габделбәр Салих улы сынмаган-сыгылмаган. Бүгенгесе көндә мәчет карты, үзенең үтемле, акыллы киңәшләре белән авылдашларын куандырып яши. Авыл халкы аңа хөрмәт белән карый. Шундый авыл аксакаллары районыбызның барлык җирлекләрендә диярлек эшләп килә. Майскогорский авыл жирлегендә дә авыл халкы үзенең ышанычлы элеккеге җитәкчесен - Хасибулла Хәбибулла улын сайлап ялгышмаган. Аның белән күрешкәч, ул үзенең элек эшләгән вакытлары турында сөйләп туя алмый. Бүген дә кулыннан килгән гамәлләре, киңәшләре белән авыл халкына булышып яши.
Без авыл аксакалларына рәхмәт белдереп, аларга ныклы исәнлек теләп, тагын да озак еллар авылда файдалы киңәшче булып гомер итүләрен, халыкка хезмәт итүдә уңышлар теләп саубуллаштык. Мондый очрашулар дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз.
Суфиян МИНҺАЖЕВ,
Түбән Кама аксакаллар
шурасы әгъзасы.
Мансур Шәрәфетдинов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев