Туган як

«Җирбиләүче»ләр бит без!

Советлар Союзы артыннан колхозлар да юкка чыгып, таралып беткәч, ушлыраклар уртак табактан кем нәрсә йолкый-талый алды, шуны урлады. Урланасы - урланып, тараласы – таралып беткәч, колхозда буш җирләр генә калды һәм аларны авыл кешеләренә бушлай өләштеләр.

Матур гына яшел кәгазьдә исем фамилия белән милеккә ия булуыбыз хакында язылган иде. Кемгәдер өч, кемгәдер бишәр гектар җир тиде. Ул вакытта мин дә авылда идем әле, биш гектар өлеш чыкты. Нишләтергә икәнен белмәсәк тә, әй сөендек инде, җирле булдык бит, имештер.
Гаиләле, техникасы булган кешеләр, берләшеп җирләрен эшкәртә дә башлады. Хәзер инде авылдан киткәнгә дә байтак еллар узды. Ә теге, биш гектар җирне салым инспекциясе һәр ел саен искә төшереп, салымын түләттерә. Күп тә түгел үзе өч йөз сум чамасы гына. Шул сумманы егерме елга тапкырласаң, шактый җыела икән бит. Әле исән-сау булсак, алга таба да түлисе. Ул пай җиренең кайда икәнен белгән юк үзе, тик 5 гектар булуы күңелне әле һаман да җылытып тора бит.
Кызык, бу җирләр Түбән Кама районында да бүлеп бирелде бит. Райондашлар кайларга куеп, нишләтеп бетерделәр икән бу пай җирләрен. Минем шикелле акчасын түләп, эчтән генә куанып йөриләрме, әллә инде файдалана беләләрме? Миңа калса, озакламый җирнең кадере артыр. Чөнки сатыласы инде әллә кайчан сатылып, үзләштерәсесе шәхси кулларга күчеп бетте.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: