Туган як

Җир кешесе кадере

Килосы 120 сумлык бәрәңге, яшелчә саклагыч һәм, иң мөһиме, гаилә фермаларына, шәхси эшмәкәрлеккә керешүчеләргә, авыл хуҗалыгы җирләрен үз милке буларак рәсмиләштерүчеләргә субсидия... Боларның барысы турында да районыбыз фермерларының Сухрауда уздырылган киңәшмәсендә сөйләшенде. Сухрау авылы мәдәният йорты каршындагы агрегатны күргәч, янәшәсендә сөйләшеп торучылар янында тукталдым. Орлык чистарту машинасы икән. Районыбыз фермерлары...

Килосы 120 сумлык бәрәңге, яшелчә саклагыч һәм, иң мөһиме, гаилә фермаларына, шәхси эшмәкәрлеккә керешүчеләргә, авыл хуҗалыгы җирләрен үз милке буларак рәсмиләштерүчеләргә субсидия... Боларның барысы турында да районыбыз фермерларының Сухрауда уздырылган киңәшмәсендә сөйләшенде.
Сухрау авылы мәдәният йорты каршындагы агрегатны күргәч, янәшәсендә сөйләшеп торучылар янында тукталдым. Орлык чистарту машинасы икән. Районыбыз фермерлары җыелачагын белгәч, Чистайдан ук алып килгәннәр. «СМВО-1» машинасының сәгатенә бер мең тонна ашлыкны чүп-чардан чистарту куәтенә ия иң арзанлысы 120 мең сум торганын да әйтте миңа әлеге техниканы ясау белән шөгыльләнә торган педприятие белгече. Бу машинада тиешенчә чистартылып, чәчүлеккә һ.б. аерылган орлык, җир куенына салгач 2-3 көндә тишелеп чыга, һәр гектардан алына торган уңыш 5-7 центнерга артыграк була икән. Игенчелек белән шөгыльләнүче авыл кешесе кесәсеннән бу агрегатны сатып алырга чыккан акчаның күпме вакыттан «балалап» кире кайтачагын исәпләтеп тормадым. Чөнки бар да киңәшмәгә ашыга иде, мин дә шуларга иярдем.
Фойеда - игенчелеккә һәм, шулай ук, фермерларга төрле сорттагы чәчүлек орлык, үсемлекләрне зарарлы бөҗәкләрдән саклагыч препаратлар һ.б. тәкъдим ителә торган күргәзмә каршылады. Аларына да күз салып кына үттем. Җир кадерен белүче эшлекле авыл кешеләренең бу киңәшмәсендә минем сай акылым аңлап җитмәгән нәрсәләр бик күп иде. Шулай да, әгәр иген игүче булсам, үзем өчен ни-нәрсә файдалы булыр иде икән дип, игътибар белән тыңлап утырдым.
Терлекчелектә
Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районындагы 35 гаилә фермасы 120дән артык кешене эшле иткән. Эше барның - ашы бар, диләр. Әлбәттә, колхозлар чорындагы кебек көн үтсенгә генә селкенеп йөрүчеләр түгелдер алар, чөнки хуҗага эшләүче һәркем белә - көн күрерлек акча алыйм дисәң, маңгай тирең түгеп тырышырга туры килә. Мин шулай очсызлы фәлсәфәгә бирелеп утырганда, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов терлекчелек тармагындагы фермерлар хезмәте нәтиҗәләренә кагылышлы саннарны китерде: шушы ел башына районыбыз фермерлары 1600 баш мөгезле эре терлек (шул исәптән, 406 баш савым сыеры), 71 баш ат, 900 дуңгыз, 11 меңнән артыграк кош-корт, 445 умарта асраганнар. Крестьян-фермер хуҗалыклары узган ел якынча 400 миллион сум тулаем продукция җитештергәннәр. Бу гомумрайон күрсәткеченең 25 процентын тәшкил иткән. 2937 тонна сөт, 700 тоннадан артыграк ит җитештерелгән. Бер сыердан елына уртача 7 мең килограмм сөт савып алынган.
Хәзерге вакытта фермерлык эшчәнлегенең әһәмиятен исәпкә алып, Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк. Аерым алганда, фермерларга җирне үз милекләре итеп рәсмиләштерүгә субсидия биреләчәк, бу исә фермерларга үз җирләрен кредит алганда залогка салу мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук, әле үз эшен башлап кына җибәрүче фермерларга ярдәм йөзеннән, махсус программа да дәвам иттереләчәк һәм, анысының инде шул ук җирне рәсмиләштерүдә, юллар һәм объектларга электр сузуда һ.б. ярдәме булачак. Терлекчелек белән шөгыльләнүче гаилә фермалары өчен дә, 2015-2017 елларны үз эченә алган махсус программа нигезендә, ферма төзелешенә ярдәм йөзеннән грант оту мөмкинлеге каралган. Ишеткәннәремне түкми-чәчми җиткердем, ә ул ярдәмне алу өчен рәсми кәгазьләр тутыру һ.б. мәшәкатьләрне фермерлар ничек ерып чыгадыр - һич тә башым җитми...
Аның каравы, үз районыбыз фермерлары җитештергән азык-төлекне сатып алу өчен, киләчәктә Южная урамында урнашкан «Магнит»ка йөрү хыялым бар. Альфред Галимович киңәшмәдә сөйләгәнчә, теләге булган фермерлар әлеге сәүдә үзәге администрациясе белән инде хәзердән үк аренда килешүе төзи ала.
Игенчелектә...
Игенчелек белән шөгыльләнүче фермерлар узган ел 50 тонна элиталы орлык сатып алып чәчкән булсалар, быел инде аны 80 тоннага җиткерергә ниятлиләр. Димәк, субсидиягә дә өметләнә алалар, дигән сүз.
Әгәр түземлегегез җитеп һәм җир эше белән кызыксынып, бу язманы укып утырасыз икән, Владимир Аппаковның «Земляки» хуҗалыгы, язын халыкка сату өчен, 100 тонна орлыклык бәрәңге әзерләп куйган. Үз бакчагызда үстерә торган бәрәңге сортын яңартырга уйласагыз дип язуым...
Бу крестьян хуҗалыгы көздән үзенең яшелчә саклагычына, төрле сортлы һәм югары уңыш бирә торган 1000 тонна орлыклык бәрәңге салган булган.
Дөрес ишеткән булсам, «Земляки»да барлыгы 16 сорт бәрәңге үстерелә икән. Киңәшмә башланыр алдыннан, Владимир Ильич үзенең ничәдер гектар җирне химикатлардан башка гына эшәртергә җыенуын (колорадо коңгызы барлыкка килгәнче шулай иде), тулысынча кул хезмәтенә бәйле булганлыктан, бу ысул белән үстерелгән бәрәңгенең килосы да инде 120 сумнан да ким булмаячагын әйтеп торды... Җиләк-җимеш үстерү дә отышлы булачак, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, 1 гектарда үстереләчәк җиләк-җимеш өчен, 100 мең субсидия бирәчәк. В.Аппаков үсемлекчелек белән шөгыльләнүче авыл эшмәкәрләре өчен шәһәрдә яшелчә саклагыч төзү мәсьәләсен дә кузгатты.
Ким дигәндә 40 миллион сумга барып басачак бу объектны салу җирдә эшләүче фермерлар хәленнән генә килми, шунлыктан, халыкны үз Татарстаныбызда җитештерелгән азык-төлек белән тәэмин итүнең мөһимлеген аңлаучы җирле җитәкчелекнең ярдәменә өметләнәләр...
Әлбәттә, безнекеләргә республика да ярдәм итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин телгә алып үткәнчә, районыбыз узган ел хөкүмәттән 180 миллион сум дотация алган, шул исәптән, 17 миллионнан күбрәге 62 крестьян-фермер хуҗалыгы өлешенә тигән. Ораторлар осталыгы белән залдагыларны үз авызына караткан М.Миңнуллин ягулык-майлау материалларын арзангарак алып калу җае, шулай ук, минераль ашлама (гектарына 40-50 килодан да ким кертелмәскә тиеш) кайтарту кирәклеге турында да ассызыклап үтте.
Киңәшмәдә республика фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров авыл хуҗалыгы продукты җитештерү белән генә чикләнмичә, аны эшкәртүгә да әһәмият бирү зарурлыгы хакында сөйләде.
Мисалга Финляндиянең сыр җитештерә торган «viola» фирмасын китерде. Һәм Түбән Камада авыл хуҗалыгы корпорациясе төзү өчен мөмкинлекләр җитәрлек икәнен искәртте.
«Россельхознадзор» вәкиле Әнәс Сөләйманов биологик калдыкларны юк итү мәсьәләсенә, үтәү мәҗбүри булган таләпләрне санламаучыларга 40 мең сумнан башлап штраф салыначагына һ.б. тукталды.
«Кубань-рапс» вәкиле Ленар Баһаветдинов, уңыш өлгергәч үзләре үк сатып алу максатыннан, чәчүлек өчен, фермерларга рапс өләшү тәкъдимен җиткерде.
Банк хезмәткәрләре, үзара файдалы шартларда, кредит бирү хакында аңлатып үттеләр. «Әле кайчан гына без банкирларга ялынып бара идек, хәзер үзләре безнең арттан йөри», дип, фермерларның кайсыдыр шаяртып та алды, хәтта.
Залда утыручы фермерлар, Камияр Байтимеровның, республиканың башка районнары белән чагыштырганда Түбән Кама җитәкчелеге белән эшлекле җир кешеләре арасындагы үзара мөнәсәбәтнең нәтиҗәлелеге хакында әйткән сүзләре белән тулысынча килешкәннәрдер, мөгаен.
Синең хезмәтеңне күрә һәм бәяли белүче акыллы җитәкчеләр кулы астында эшләү бәхете һәркемгә дә тими ул...
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: