Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Игенче кырга чыкты

Районыбыз кырларында язгы кыр эшләре башланды. Авыл кешесе өчен бик җаваплы бу чорда эшләрнең ничек баруы белән кызыксынып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллинга мөрәҗәгать иттек. Ул биргән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә районыбыз кырларында уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 100 процентка башкарылган. Басуларда дым сак-лау буенча...

Районыбыз кырларында язгы кыр эшләре башланды. Авыл кешесе өчен бик җаваплы бу чорда эшләрнең ничек баруы белән кызыксынып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллинга мөрәҗәгать иттек.
Ул биргән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә районыбыз кырларында уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 100 процентка башкарылган. Басуларда дым сак-лау буенча да эшләр яхшы бара - барлык мәйданның 60 процентында (28000 гектар) дым каплатылган.
Быел районыбыз кырларында барлыгы 34200 гектарда иген культуралары - борчак, арпа, солы, арыш, бодай чәчеләчәк. Кичәге көнгә 5800 гектарда чәчү эшләре башкарылган инде.
Быел безнең районда беренче мәртәбә шикәр чөгендере игелә башлаячак. Ул эшкә «Түбән Кама» предприятиесе (җитәкчесе А.Пирогов) алынды. Шикәр чөгендерен игү 400 гектар җирдә планлаштырыла, әлегә 200 гектар җикәр чөгендере чәчелгән.
Районыбыз фермерлары җирләрендә дә кызу эш кайный. Алар да чәчүгә ныклап керешкәннәр.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев