Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Язның бер көне ел туйдыра

Ел елга охшамый, диләр. Чыннан да, быелгы яз бик үзенчәлекле килде.

Басу-кырларда кар гадәттәгедән иртәрәк эреп беткәнлектән, кыр эшләре дә берничә атна алдан башланды. Бүгенге көндә район хуҗалыклары кырларында язгы эшләр гөрли. 

Шунысы куанычлы: көзен 8018 гектар мәйданда чәчелгән уҗым культуралары — 6678 гектар көзге бодай һәм 540 гектар көзге арыш — яхшы кышлаган. Хәзерге вакытта, сабан культуралары язмышы өчен көрәш башланды. Һава шартларына бәйле рәвештә, көннәрнең коры торуы, өстәвенә, соңгы көннәрдәге көчле җил туфракта дымның тиз парга әйләнүенә китерә. Шуңа күрә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдындагы иң зур бурычларның берсе — чәчү кампаниясен тиешле агротехник таләпләргә туры китереп, кыска вакытта уңышлы башкарып чыгу. 

Район авыл хуҗалыгы карамагандыгы гомуми җир мәйданы 84459 гектар тәшкил итә. Аның 64310 гектары — сөрү мәйданы. 49500 гектар җир чәчү өчен файдаланылачак. Бөртекле һәм кузаклы культуралар өчен — 24100 гектар, азык культураларына — 14800 гектар, техник культураларга — 10400 гектар җир бүленгән. 90 гектарда — яшелчәләр, 171 гектарда бәрәңге утыртылачак.

«Быел язгы кыр эшләре 15 марттан башланып, авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында сезонлы кыр эшләренә керештеләр, — дип белдерде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов. —Кыр эшләрен тоткарлыксыз башкару өчен җитәрлек күләмдә орлык лык материал әзерләнде һәм 3950 тонна салынган орлыкларның сыйфаты тулысынча тикшерелде. Язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк 230 берәмлек агрегатлаштырылган техниканың да торышы яхшы хәлдә», — диде ул. 

Көзге һәм күпьеллык үләннәрне тамырдан тукландыру эшләренә беренчеләрдән булып «Союз-Агро» җәмгыятенең «Прикамский» хуҗалыгы игенчеләре чыккан. Бүгенге көндә 17300 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр һәм уҗым культуралар тукландырылган инде, 17300 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тырмалау, шулай ук 35700 гектарда дым каплату планлаштырыла.

Быел сабан культуралары 32200 гектар мәйданда чәчеләчәк. Язгы бөртекле культуралар 16900 гектар, шул исәптән, язгы бодай — 7900, арпа — 5800, солы — 746, борчак — 1300, орлыклык кукуруз — 1000 гектарда; техник культуралар 9600 гектар, шулардан: горчица — 3000, язгы рапс — 3500, көнбагыш — 2100, шикәр чөгендере — 305, җитен — 424 һәм башка культуралар 122 гектарда чәчелә. 

Язгы культураларның сыйфатлы тишелеп чыгуы һәм үсүе өчен чәчәр алдыннан орлыклар авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртелә (инкрустация). Бүгенге көндә 3500 тонна орлыкка инкрустация үткәрелгән. 

Язның бер көне ел туйдыра, диләр, чыннан да, авыл хезмәтчәннәре өчен бу бик җаваплы вакыт. Игеннәрнең һәм көзге уңышның язмышы, табыннарыбызның муллыгы нәкъ менә бүгенге эшләрне ничек башкарып чыгуга бәйле.

Фото tatar-inform.com. сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев