Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Хуҗалык итүгә караш үзгәрә

Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне арттыру - илебездә икътисади тотрыклылыкны тәэмин итүдә төп юнәлешләрнең берсе. Ә агропромышленность ком-плексының нәтиҗәле эшләве киләчәктә хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә бәйле икәнлеген инде тормыш раслады. Бу юнәлештә районыбызда нинди эшләр башкарылуы турында белү өчен, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред НИГЪМӘТҖАНОВка берничә сорау белән...

Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне арттыру - илебездә икътисади тотрыклылыкны тәэмин итүдә төп юнәлешләрнең берсе. Ә агропромышленность ком-плексының нәтиҗәле эшләве киләчәктә хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә бәйле икәнлеген инде тормыш раслады. Бу юнәлештә районыбызда нинди эшләр башкарылуы турында белү өчен, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред НИГЪМӘТҖАНОВка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Альфред Галимович, районыбыз авылларында хуҗалык итүнең кече формаларыннан ниндиләре өстенлек итә?
- Безнең районда шәхси хуҗалыкларга, крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм гаилә терлекчелек фермаларына өстенлек бирелә. Беренчесе аның авыл җирлегендә гомер-бакый булган. Хәзерге вакытта аларны ныгыту һәм киңәйтү өстендә генә эшләргә кирәк. Ә калган икесе хуҗалык итү төрләре буларак күптән түгел керде һәм аларны киләчәктә үстерү бурычы тора.
- Алайса, иң беренче, шәхси хуҗалыклар эшчәнлегенә тукталыйк.
- Соңгы елларда хөкүмәт шәхси хуҗалыкларга да игътибар бирә башлады. Шуңа күрә, район хуҗалыкларында терлекләрнең баш саны арту күзәтелә. 2008 елда, мәсәлән, районда 6740 шәхси хуҗалыкта барлыгы 2396 мөгезле эре терлек (1345е сыерлар), 1485 баш дуңгыз, 2141 кәҗә һәм сарык, 19100 баш төрле кош-корт асралган, 1476 умарта булган. Быел исә, ел башындагы мәгълүматлардан күренгәнчә, мөгезле эре терлекләрнең баш саны 3756га җиткән (1850се сыерлар). Башка төр мал-туар да арткан. Хуҗалыкларга хөкүмәт ярдәменең нәтиҗәсе бу. Мал-туар һәм кош-корт асраучыларны кайгырту йөзеннән бирелә торган льготалы кредитларны гына алыйк. Мондый кредитлар авыл кешеләренә мал-туар, авыл хуҗалыгы техникасы һәм аңа ягулык, чәчүлек орлык сатып алу, терлекчелек биналары төзү һ.б. өчен кирәк.
- Мондый кредитларны алучылар күпме?
- «Агропромышленность комплексын үстерү» программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле безнең районда 1108 кешегә барлыгы 220 миллион сум льготалы кредит бирелгән. 2011 елда гына гомуми 76 миллион сумлык 344 кредит алганнар. Шул кредитларга 700 баш сыер һәм тана, 600 баштан артык яшь терлекләр, 380 баш дуңгыз, 400 баш сарык, 70 ат, 8 меңнән артыграк төрле кош-корт, 320 умарта күче, 130 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган, 6 теплица, 245 терлекчелек бинасы төзелгән яки булганнарына реконструкция ясалган. Авыл кешеләрен эш белән тәэмин итү, шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын киметмәү, продукция җитештерүдә ярдәм итү максатында да хөкүмәт субсидияләре каралган. Җир-ле хакимият тә кайгырта.

- Крестьян-фермер ху-җалыклары белән хәл ничегрәк?
- Районда крестьян-фермер хуҗалыкларының саны 70тән артып китте. Алар карамагына 8мең гектардан артык җир участогы, ягъни райондагы барлык сөрү җирләренең 12,4 проценты туры килә. Тулаем продукция җитештерү 180 миллион сумга җиткән. Хөкүмәтнең даими ярдәме нәтиҗәсе буларак, фермер хуҗалыкларында да терлекләрнең баш саны арту күзәтелә. Хәзерге вакытта 800 баш мөгезле эре терлек (шул исәптән, 255 сыер), 470 дуңгыз, 36 ат, 13 мең төрле кош-корт, 122 умарта исәпләнә. Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хуҗалык итүнең бу төре белән шөгыль-ләнүчеләргә өстәмә ярдәм чаралары әзерләде. Җир мәй-даннарын хосусый милек итеп рәсмиләштергәндә субсидия бирү; «2012-2014 елларда үз эшләрен башлаучы фермерларга ярдәм» һ.б. программалар бар. Киләчәктә гаилә фермаларына өмет зур.
- Гаилә терлекчелек фермалары, дигәннән, хәзер алар да киң колач ала башлады кебек?
- Әйе, бу тармакка хөкүмәт субсидия рәвешендә сизелерлек ярдәм күрсәтә. Бүгенге көндә районда 25 гаилә фермасы бар. Аларның 7се сөт җитештерүгә нигезләнгән, 9ы мөгезле эре терлек симертә, 3есе дуңгызчылык, 2шәр ферма сарык үрчетү, кошчылык һәм умартачылык белән шөгыльләнә. Авыл җирлекләре буенча исәпләсәк, Кызыл Чапчакта - 7, Сухрауда - 5, Ширәмәт һәм Елантауда - 3әр, Каенлы һәм Майская Горкада - 2шәр, Прости, Макаровка һәм Шәңгәлчедә 1әр шундый ферма бар. Узган елдан башлап, крестьян-фермер хуҗалыклары нигезендә, гаилә терлекчелек фермалары төзү (реконструкция ясау) буенча максатчан эш башланды. 2011 елда 9 крестьян-фермер хуҗалыгы, конкурс аша, югары технологияле гаилә терлекчелек фермалары төзүгә хокук алды. Фермаларны төзү һәм аларга реконструкция ясау өчен узган ел җирле бюджеттан 6 миллион, ә республика бюджетыннан 4 миллион 450 сум акча бүлеп бирелгән. Сөт җитештерү белән шөгыльләнүче Илнур Зәйнуллин (Кызыл Чапчак) фермасы узган ел файдалануга тапшырылды. Марат Авзалов (Кызыл Чапчак) һәм Гүзәлия Яруллина (Болгар) фермалары да якын көннәрдә тапшырылыр дип көтелә. Шул ук вакытта, югары технологияле гаилә терлекчелек фермалары төзүчеләр һәм реконструкция ясаучылар белән министрлык һәм җирле хакимият арасында өч яклы килешүләр рәсмиләштерелә. 2012 елда югары технологияле шундый фермаларның 20се төзеләчәк. Октябрьдә аларны файдалануга тапшыру күздә тотыла. Шулай итеп, Түбән Камада тагын 4 - сөт җитештерү, 2 - дуңгызчылык, 14 мөгезле эре терлек симертү фермасы булачак, дигән сүз. Аларда елга 700 тоннадан артык сөт һәм 240 тонна ит җитештереләчәк, 65 кешегә эш урыны да була.
- Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча якын вакытта нинди ярдәмнәр каралган?
- 2012 елдан крестьян-фермер хуҗалыкларын тагын да үстерү буенча федераль бюджеттан финанслаштырыла торган программа старт алды. Анда катнашучылар 800 мең сумнан 2,7 миллион сумга кадәр грант ала алалар.
- Авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү генә түгел, сату өчен дә мөмкинлекләр кирәк...
- Мәсьәләнең бу ягын 2009 елдан ук кайгырта башладык. Даими рәвештә көзге һәм язгы ярминкәләр уздыру - шуның ачык мисалы. Аларда ел саен 38 миллион сумнан артык авыл хуҗалыгы продуктлары сатыла. 2011 елда, мәсәлән, 20 миллион сумга - 105 тонна ит, 3 миллион 300 мең сумга - 294 тонна бәрәңге, 5 миллион 500 мең сумга 520 тоннадан артык төрле яшелчәләр сатылган. Узган ел ярминкәләр кыш җиткәнче уздырылды. Озакламый «Березка» сәүдә үзәгендә базар ачылачак. Ул махсус авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен төзелә. Продукциягә бәяләр анда арзанрак булачак, әлбәттә. Ә шәһәр кешеләренә экологик яктан чиста азык-төлек сатып алу мөмкинлеге туа.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев