Туган як

Хезмәт кешесенең кадере булган чорда

Түбән Кама районы оештырылуның 50 еллыгына багышланган бәйрәмгә мин дә чакырулы идем. Бер чорда эшләгән совхоз директорлары, район җитәкчеләре, белгечләр белән күрешеп, үткәннәрне искә төшергәч, җанга рәхәт булып китте. Мин үзем 1968 елда «Түбән Кама» совхозына баш ветеринария табибы булып урнаштым һәм 34 ел буе шул вазыйфада эшләдем. Ул вакытта...

Түбән Кама районы оештырылуның 50 еллыгына багышланган бәйрәмгә мин дә чакырулы идем. Бер чорда эшләгән совхоз директорлары, район җитәкчеләре, белгечләр белән күрешеп, үткәннәрне искә төшергәч, җанга рәхәт булып китте.
Мин үзем 1968 елда «Түбән Кама» совхозына баш ветеринария табибы булып урнаштым һәм 34 ел буе шул вазыйфада эшләдем. Ул вакытта хуҗалыкка биш авыл: Зур Афанас, Түбән Афанас, Алан, Дмитриевка, Ильинка керә иде. Терлекләр - 2300 баш, шулар арасыннан, 700е - савым сыеры. Бер сыерга, уртача еллык савым, 2100-2200 килограмм була иде. Яшь терлекләрдә тәүлеклек артым - 350-400 грамм, эшчеләрнең уртача хезмәт хакы 80-90 сум. Бу күрсәткечләр - түбән, шәһәр халкын авыл хуҗалыгы продукты белән тулысынча тәэмин итәрлек түгел иде.
Шул елларда Кама буенда нефть химиясе комбинаты калыкты, шин заводына нигез салынды, шәһәрдә эшчеләр көннән-көн күбәеп, Түбән Кама халкының авыл хуҗалыгы продуктына ихтыяҗы да бик нык артты. Шәһәр янында алдынгы авыл хуҗалыгы зонасы булдыру зарурлыгы туды. Шунда кемне җитәкче итү мәсьәләсе куелгач, партия шәһәр комитетында, бертавыштан, Габделхак Шакиров кандидатурасын хуплыйлар. Әнә шулай итеп, 1970 елның көзендә ул «Түбән Кама» совхозы директоры булды һәм бу хезмәтен 21 ел буе башкарды. Шул ук елны, бу хуҗалыкка Сүбәләк һәм Прости авылларын берләштергән «Кама» совхозы да кушылды. Аңа кадәр Г.Шакиров башта «Прикамский» совхозын аякка бастыра, аннары - «Родина»ны. «Түбән Кама» совхозында эшне җайга салу җиңел булмый. Директор, бер-бер артлы, гаять мөһим мәсьәләләрне хәл итте. Тиздән дәүләткә сөт сату - 30, ит сату 46 процентка җитеп, үз чиратында, бу совхоз эшчеләренең тормыш хәлен яхшырту мөмкинлеге бирде. 1985 елда хезмәт хакы 80 сумнан 140-150 сумга күтәрелде, «унөченче хезмәт хакы» бирелә башлады. Мөгезле эре терлекләр саны - 6500 башка, шул исәптән, савым сыерлар 2000 башка җиткерелде. Бер сыерга еллык сөт саву - 4000 кило, ә яшь терлекләрнең тәүлеклек артымы 700-800 грамм булды. Елына сөт комбинатына - 7500 тонна сөт, ит комбинатына 400 тонна ит тапшыра башладык.
Бөтен район буенча тапшырылган сөтнең 25 проценты «Түбән Кама» хуҗалыгына туры килә иде. Терлекчелек буенча иң яхшы күрсәткеч Мансур Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге 1нче сөтчелек комплексында булды. Әйтергә генә ансат, комплекстагы терлекләр саны - 3100, шулар эченнән савым сыерлар - 1200 баш. Бер сыерга уртача еллык савым - 4200 кг, бозауларның тәүлеклек үсеше - 750 гр. Бу югары күрсәткечләр - Хәния Кәбирова, Азат Кәлимуллин кебек бригадирларның; бер сыердан елына 5200 кило сөт савып алган Тәнзилә Заһруллина; тәүлеклек үсешне 800 граммга җиткергән бозау караучы Татьяна Башина; 100 сыерга 105 бозау алуга ирешкән ясалма орлыкландыру белгече Илсөяр Фәйзуллина кебек кешеләрнең намуслы тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Мансур Шәрәфетдиновның үз эшен җиренә җиткереп, төгәл оештыручы җитәкче икәнен дә күрсәтә бу саннар. 250 кешелек коллективта терлекчеләрнең уртача хезмәт хакы 150 сум булып, хәтта кайберләренеке 250 сумга җитә иде (ул чор өчен бик күп акча).
Г.Шакиров җитәкчелек иткәндә, совхозда 360 урынлы мәдәният сарае салынды, 2нче терлекчелек комплексы, сәүдә үзәге, урта мәктәп, ашханә, балалар бакчасы калкып чыкты, гомуми мәйданы 17 мең квадрат метр булган торак йортлар төзелде. Совхозның яңа контора бинасы, янгын депосы, стадион барлыкка килде.
«Түбән Кама» совхозы Бөтенсоюз социалистик ярышта җиңү яулап, КПСС Үзәк комитетының һәм СССР Министрлар Советының Күчмә Кызыл байрагына ия булды. Дүрт совхозны алдынгылар рәтенә чыгарган Габделхак Шакиров - ике Ленин ордены, Ватан сугышы, шулай ук, Хезмәт Кызыл байрагы, Октябрь революциясе орденнары һәм күп кенә медальләр кавалеры. РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ике мәртәбә республика Югары Советы депутаты булып сайланган Г.Шакировны иң хөрмәтле шәхес буларак искә алабыз...
Авыл хуҗалыгын үстерүдә зур өлеш керткән район җитәкчеләребез - заманында авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләгән Чулпан Шәрәфетдинов, Альфред Нигъмәтҗанов, Михаил Агафонов; район ветеринария берләшмәсенең баш табибы Миңнулла Шакиров, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы булып эшләгән Таһир Шәрхемуллин, Вәгыйзь Якупов, даими рәвештә, хуҗалыкларга йөриләр, еш кына безнең фермаларда да тукталып, терлекчеләрнең эш шартлары белән танышып китәләр иде.
Язмам ахырында, үзләрен авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган барлык хезмәткәрләргә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы теләп калам.
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: