Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Хатыннарның уңган-булганнары — авылларда

Ширәмәт мәдәният йортында уздырылган районкүләм "Авыл хуҗабикәсе" конкурсында сәхнәгә чыгучы һәрбер затташымның нәзакәтлелегенә, уңган-булганлыгына сокланып карап утырдым. Әйтерсең, иртә таңнан кара төнгә кадәр эштән арынып тормаучы авыл хатыннары түгел, ә башкала сәхнәләрендә йөреп остарып җиткән сәләт ияләре җыелган иде бирегә. Тантананың беренче мизгелләрдә үк залдагыларны үз эченә бөтереп алып китүенә,...

Ширәмәт мәдәният йортында уздырылган районкүләм "Авыл хуҗабикәсе" конкурсында сәхнәгә чыгучы һәрбер затташымның нәзакәтлелегенә, уңган-булганлыгына сокланып карап утырдым. Әйтерсең, иртә таңнан кара төнгә кадәр эштән арынып тормаучы авыл хатыннары түгел, ә башкала сәхнәләрендә йөреп остарып җиткән сәләт ияләре җыелган иде бирегә.
Тантананың беренче мизгелләрдә үк залдагыларны үз эченә бөтереп алып китүенә, алып баручы Ришат Галимовның "Бүген без галиҗәнап хатын-кызны зурлыйбыз. Бүгенге көндә авыл хатын-кызы җир шарындагы халыкның дүрттән берен тәшкил итә..." , дип, безнең затның йөрәгенә сары май булып ятардай итеп сөйләве дә тәэсир итми калмагандыр. Сухрау авыл җирлеге башлыгы Галимовны моңа кадәр әле булдыклы җитәкче буларак кына белә идем. Ширәмәттәге тантана исә аның артистлык талантына ия икәнен дә күрсәтте. Әле ул "Алтын куллар" номинациясендә катнашучы ханымнар сәхнәдә бар халык күзе алдында тәбикмәк пешереп ярышканда, арадан берсе үз табасын алмаштырып йөргән арада, тиз генә тәбикмәк пешереп, залда утыручы үткен күзле жюри әгъзаларын сыйларга да онытмады.
Ә алар - муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Альферд Нигъмәтҗанов һәм Лидия Тартмина, мәдәният идарәсе җитәкчесе Луиза Шәйхетдинова һ.б. конкурста катнашучыларның ашка-суга осталыгын, утын кисү, җеп җегерләү һ.б. эшләрне ничек башкаруларын җентекләп карап, бәяләп утырдылар.
Ни өчен язмамны сәхнәдәге уен-көлке катыш ярышның иң соңгы номинациясеннән башладыммы? Халык күзе алдында төче тәбикмәк туглап, аны пешерү өчен аерым бер кыюлык кирәктер. Мин үзем, сәхнәгә чыгып бер адым атламас борын, тез буыннарым калтыр-колтыр килер, йөрәгем дөп-дөп тибә башлар һәм, котым алынып, кереп китәр идем. Ә менә Болгар балалар бакчасы мөдире Татьяна Федосеева (жюри аның тәбикмәген иң тәмлесе дип тапты), Зур Афанастагы "Супербабушки" ансамбле җитәкчесе Татьяна Меновщикова, Елантауның социаль хезмәткәре Татьяна Абызова, шул авыл мәктәбендә 46 ел балалар укыткан Вера Осягинага карап, гомерләре буе плитә янында коймак-тәбикмәк кенә пешереп торганнардыр дип уйларлык.
Җеп эрләү турында әйтеп тә торасы юк. Әле бәләкәй чагында үз әбекәемнән күпме өйрәнергә тырыштым, күпме вакытлар орчык бөтереп утырдым, әмма юк инде... "Дөньяны ямьгә күмәм" номинациясендә осталыкта үзара көч сынашучылар - Зур Афанастан Татьяна Твердохлебова белән Надежда Сергеева, Югары Уратмадан Галина Жаркова белән Валентина Мерк сәхнәдә тезелеп утырып, кабалардагы сарык йонын җегерләгәндә колагымда халкыбызның моңлы "Гөлҗамалы" яңгырагандай тоелды. Олы яшьтәге бу ханымнарның кулларындагы орчыклар күз иярмәс тизлектә бөтерелә-әйләнә иде. Жюридагылар җентекләп караганнан соң, Т.Твердохлебова орчыгындагы җепнең тигез, нечкә җегерләнүен билгеләп үттеләр.
"Бар күңелемне балаларга бирәм" номинациясендә - Түбән Уратмадагы "Ландыш" балалар бакчасы тәрбиячесе Юлия Шишкина, Сухрау мәктәбе директорының укыту буенча урынбасары Лилия Мостафина, Елантау мәктәбе укытучысы Светлана Петрунникованың һәркайсысына беренчелекне бирерлек иде. Ә шулай да, жюри өстенлекне Ширәмәт участок дәваханәсенең теш табибы Эльмира Яруллиннага бирергә карар итте. Автомобилендә җилдәй җилдерүче Эльмираны улы Эмильнең никадәзр яратуын, "әниләр үз канатлары белән балаларын каплыйлар", дигән сүзләре ачык чагылдыра...
"Авырлыкларны җиңеп, алга таба". Исеменнән үк аңлашылганча, бу номинация хатын-кызның тормыштагы бернинди кыенлыклар алдында да сыгылып төшмәвен, зур түземлек белән барысын да күтәрә алуын күрсәтә. Әлбәттә, сәхнәдә ул кызыклы бер ярыш буларак оештырылган утын кисү аша тасвирланды. Аркылы пычкы белән утын кисеп караган булсагыз, агачның пычкыны кысып интектергән чагы да исегездәдер. Сәхнәдә Кармалы китапханәчесе Елена Власова (иң җитезе һәм иң көчлесе булды ул), Югары Уратма балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Симонова, Зур Афанас балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Жарова үзләренең ярдәмечеләре булган ир-атлары белән бергәләп, пычкы чүбе очыра-очыра, утын кистеләр. Бер кызып киткәч, ике-өч бүкән турап аттылар. Билләһи, өйләренә газ кермәгән, утынны да аркылы пычкы белән кисәләрдер дип уйларлык...
"Каз өмәсе" һәм "Күңелемнең нечкә кыллары" номинациясе турында язуны азакка калдырдым. Сәбәбе гади генә: кыш башында авылларда уздырылган каз өмәсендә чишмә суында каз юып кайтучы кызларны хәтерләтеп, вәкарь адымнар белән тантана башында ук сәхнәгә күтәрелгән көянтәле ханымнар - Түбән Уратманың фельдшер-акушеры Роза Әгъләмова, Болгар мәдәният йорты директоры Фирдәвес Ильясова (беренчелек - шунда), Тоба мәдәният йорты директоры Лилия Әхтәмова, Түбән Чаллы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева, укытучы Зәлия Мөхлисова - әле хәзер дә бала иткәле күлмәкләре, чигүле аляпкычлары, яшь киленнәрчә артка чөеп бәйләгән чигүле яулыклары белән күз алдымда торалар...
Шулар белән бергә, "Күңелемнең нечкә кыллары"нда чыгыш ясаучылардан, Ташлык мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Фәнүсә Исмәгыйлеваның үзгә аһәңле һәм профессионал артистларга хас тавышы әле һаман да күңелемдә чыңлый. Җанга якын татар телендә сөйләгән нәфис сүзе, үзе җитәкли торган "Сылукай" җыр һәм бию ансамбле кызларының җиңел-җитез биюләре өчен дә мин аңа беренчелекне бирер идем. Фәнүсә бит әле сәхнәгә бер чыгуында - сылу татар кызларына хас нәфис күлмәк-камзулдан, ә икенчесендә Сөембикә образын хәтерләтүче костюмнан иде... Тик жюридагыларның үз бәяләмәсе - алар бу номинациядә, С.Михалковның баснясын рольгә кереп, артистларча сөйләгән Валентина Вилкованы (Благодатноя авылы, өстәмәм белем бирүче педагог) аерып куйдылар. Шулай ук, "Сүрәкә" керәшен халык фолькор ансамбле җитәкчесе Валентина Тупаеваның, ире Григорий белән парлашып, сәхнәдә керәшен биюен башкаруы да, Прости авылында үтә торган барлык мәдәният чараларының режиссеры Вәсилә Бредневаның матур итеп "Төнге авыл"ны җырлавы да бу тантаналы чарага аерым бер бизәк булып өстәлде.
Жюри бу конкурсның тантаналы өлешендә катнашучы 24 хатын-кызның барысын да җиңүче дип тапты. Ә шулай да, һәр номинациядә аерылып торган ханымнарның иңнәренә "Авылым хуҗабикәсе" дигән язулы истәлекле кызыл тасма яптылар. Э.Долотказина белән бергәләп сәхнәгә күтәрелгән А.Нигъмәтҗанов чәчәкләр бәйләмен күкрәкләренә кысып, үзләре дә чәчкәдәй балкып сәхнәдә басып торучы авыл хатыннарын котлап, аларның үз авылдашлары хөрмәтенә лаек, тырыш һәм һәр нәрсәгә өлгер булуларын телгә алып китте. Шәһәрдә яшәүче затташлары белән чагыштырганда, авыл хатын-кызының бердәнбер өстенлеге - саф һава сулавында, дип искәртүче Альфред Галимович, шулай ук, бу конкурсны оештырганы өчен, "Женщины Нижнекамска" җәмәгать оешмасы җитәкчесе, муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказинага конкруста катанашучылар һәм залдагылар исемннән рәхмәт җиткерде.
Ширәмәттә уздырылган бу тантана, районыбыз авылларының яме булган уңган-булган хуҗабикәләрне барлау-ачыклау аша, Түбән Кама җирлегендә тагын бер күркәм традиция туып килүен күрсәтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев