Туган як

Гаилә фермалары арта

Моннан утыз еллар элек, әле социализм чәчәк аткан заманда, авыл хуҗалыгында терлекчелек буенча уздырылган семинарда бер эре белгечнең: «Колхоз-совхозлар яшәгәндә, илебездә авыл хуҗалыгы продуктларына кытлык булмаячак. Социализмның бу казанышы - күп кенә чит илләргә үрнәк. Әнә, Америкада авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү шәхси кулларда. Ләкин алардагы шикелле фермер хуҗалыклары белән генә...

Моннан утыз еллар элек, әле социализм чәчәк аткан заманда, авыл хуҗалыгында терлекчелек буенча уздырылган семинарда бер эре белгечнең: «Колхоз-совхозлар яшәгәндә, илебездә авыл хуҗалыгы продуктларына кытлык булмаячак. Социализмның бу казанышы - күп кенә чит илләргә үрнәк. Әнә, Америкада авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү шәхси кулларда. Ләкин алардагы шикелле фермер хуҗалыклары белән генә халыкны сыйфатлы авыл хуҗалыгы продуктлары - ит, сөт, икмәк белән тәэмин итү мөмкин түгел», - дип ялкынлы чыгыш ясаган иде. Аның хак сүз сөйләвенә семинарда катнашучыларның аз гына шиге дә булмагандыр.

Хәзер инде җәмгыять икенче. Никадәр генә гаҗәп тоелса да, совет казанышлары булып торган ул колхоз-совхозлар да күптән соңгы кадагына кадәр таралып бетте. Авыл хуҗалыгы язмышы инвесторлар кулына калды. Бу эллеккедән алга китешме, яисә артка калышмы икәнен чамалау кыен. Алай да, кайчак, авыл хуҗалыгы белгечләре авызыннан да: «Киләчәктә фермер хуҗалыкларына зур өмет баглыйбыз», - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Менә бит замана кая таба бара.

Чыннан да, авыл җирлекләрендә фермер хуҗалыкларын үстерү буенча хәзер сөйләнеп кенә калмыйча, күп эшләр дә башкарыла. Инде хөкүмәт югарылыгында да бу мәсьәләне еш күтәрәләр. Аларга ярдәм программалары да кабул ителә.

Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Марс Сәйфуллин әйтүенчә, безнең районда да фермерлык хуҗалыклары ел саен арта тора. Элегрәк оешып, хәзер ныклап тамыр җәйгән 15 шәхси терлекчелек фермаларына узган ел тагын тугыз гаилә фермасы кушылган. Әле ел ахырында Кызыл Чапчактан Илнур Зәйнуллинның 50 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән гаилә фермасын рәсми ачу турында газетада язып чыккан идек. Быел, шуларга өстәп, 19 гаилә фермасы эшчәнлеген башлап җибәрергә җыена. Димәк, ел ахырында районда барлыгы 44 гаилә фермасы булачак. Әле менә шушы февраль аенда гына Болгар авылыннан Гүзәлия Яруллинаның һәм Кызыл Чапчактан Марат Афзаловның гаилә фермаларын рәсми ачу күздә тотыла икән.

Быел сафка басачак гаилә фермалары өч яклы килешү нигезендә рәсмиләштереләчәк. Үзара хезмәттәшлек турындагы бу килешү Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Түбән Кама муниципаль районы җитәкчелеге һәм терлекчелек бинасын төзүче фермер арасында булачак. Алдагы елларда бинаның 80 проценты сафка басканнан соң гына хөкүмәттән һәм җирле бюджеттан тиешле акчалата ярдәм алган булсалар, хәзер исә ул төзелеш 35-40 процент башкарылганда да мөмкин. Булачак фермерлар белән мондый килешүләрне төзи башлаганнар да инде.

Әнә шулай итеп, авыл җирлекләрендә фермерлык эшчәнлеге киң колач ала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: