Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Гаилә фермалары ачылды

Узган атнада районыбызның Каенлы авыл җирлегендәге Каенлы һәм Тоба авылларында ике гаилә фермасы ачылды. Каенлы авылыннан Зинаида Пызыкова крестьян-фермер хужалыклары нигезендә гаилә терлекчелек фермалары төзү буенча республика программасына катнашкан. Кыска гына вакыт эчендә 30 баш мөгезле эре терлек симертүгә исәпләнгән югары технологияле ферма төзеп сафка бастыруга ирешкән ул. Фермерлык эшчәнлеген...

Узган атнада районыбызның Каенлы авыл җирлегендәге Каенлы һәм Тоба авылларында ике гаилә фермасы ачылды.
Каенлы авылыннан Зинаида Пызыкова крестьян-фермер хужалыклары нигезендә гаилә терлекчелек фермалары төзү буенча республика программасына катнашкан. Кыска гына вакыт эчендә 30 баш мөгезле эре терлек симертүгә исәпләнгән югары технологияле ферма төзеп сафка бастыруга ирешкән ул. Фермерлык эшчәнлеген гаиләләре белән алып баралар. 16 яшьлек уллары да кул арасына керә башлаган. Аның да терлекләр карауга зур ярдәме тия ди.
Ире Рифатның әйтүенчә, телекчелек белән алар инде 4-5 ел шөгыльләнәләр икән. Баштарак каз үрчетеп караганнар. Хәзерге вакытта терлекчелек фермасында 4 кеше эшли. Алар карамагында 15 баш үгез, 70 баш дуңгыз, 60 баш каз һәм 409лап күркә бар икән. Киләчәктә үгезләрнең баш санын 50 гә кадәр җиткерергә исәплиләр.
Бу гаилә фермасы шушы елның 11 аенда 24 центнер мөгезле эре терлек ите, 67 центнер дуңгыз ите, 13 центнер кош-корт ите җитештереп саткан. Фермада эшләүче терлекчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 12 мең сум тәшкил иткән.
Шушы ук Каенлы авыл җирлегенә караган Тоба авылында Әлнур Һадиуллинның 1000 баш каз үстерүгә исәпләнгән фермасы да рәсми төстә шушы көнне ачылды. Әлнур Хәйдәр улы да республика программасына кушылып, ферма төзеткән. Аның төзелешенә ул үзеннән 1 миллион 350 мең сум акча керткән, ә хөкүмәт 1 миллион сум акча биргән.
Хәзерге вакытта әлеге фермер хуҗалыгында 2000 каз, 27 баш сарык бар икән. Быел 261 центнер ит җитештереп сатканнар. Акчалата керем 2 миллион 900 мең сум тәшкил иткән. Әлнурның гаиләсендә 4 кеше. Каз фермасындагы эшләрне бөтен гаиләләре белән бергә эшлиләр. Казларны эшкәртү эшләренә ярдәм итү өчен көнлекчеләр дә яллыйлар, әлбәттә.
Каенлы авыл җирлегендәге әлеге ике авылда гаилә фермаларын ачу тантанасына муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Альфред Нигъмәтҗанов, Лида Тартмина, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин, Каенлы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Нәбиуллин катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
Алфред Галимович әйтүенчә, гаилә фермалары төзү дәвам итә, аларның саны арта барачак. Хәзерге вакытта районда 32 гаилә фермасы бар, шуларның 23е - югары технологияле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев