Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Форумда безнекеләр дә катнашты

Уфада Бөтенроссия аграр форум узды. Анда катнашкан Татарстан делегациясендә районыбыз вәкилләре дә бар иде. Форумда Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов та чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, авылда гаилә фермалары оештырылуы турында сөйләде. «Аларның өчесе эшли инде, якын киләчәктә тагын алты ферма төзеләчәк. Авыл җирлегендә 39 кешегә, шәхси хуҗалыкларын үстерү...

Уфада Бөтенроссия аграр форум узды. Анда катнашкан Татарстан делегациясендә районыбыз вәкилләре дә бар иде.

Форумда Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов та чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, авылда гаилә фермалары оештырылуы турында сөйләде. «Аларның өчесе эшли инде, якын киләчәктә тагын алты ферма төзеләчәк. Авыл җирлегендә 39 кешегә, шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен тотарга, барлыгы 19 миллион сум кредит бирелде», - диде.

Р.Галимов үзенең чыгышында уңышларга гына түгел, хәл ителәсе проблемаларга да тукталды. Аның: «Инфраструктура мәсьәләсе хәл ителмәгән көе кала. Авылга юллар салуны нәкъ менә безнең җирлектән башлап булмыймы?», - дигән сүзләрен форумда катнашкан Россия Премьер-министры В.Путин хуплады һәм бу үтенечне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерергә вәгъдә бирде.

Бу форумдагы чыгышында В.Путин авыл хуҗалыгына зур өмет баглавын белдерде. «Аңа күрсәтелгән ярдәм үзен аклый», - диде ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев