Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Фикер алыштылар

Түбән Кама районының ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары башлыкларына «Татарстан АССРның 100 еллыгы» билгесен үз товарларында куллану мөмкинлеген раслаучы сертификатлар тапшырылган.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль район башлыгы урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов хәбәр итә. Мондый сертификатка 20 шәхси ярдәмче хуҗалык һәм КФХ башлыгы ия булды.

Каенлы мәдәният йортында исә авыл җирлекләре һәм ярдәмче хуҗалыклар (шәхси, КФХ) башлыклары белән очрашу узды. Әңгәмә барышында авылда эшлекле активлыкны алга җибәрү, гамәлдәге грант ярдәме программалары турында сүз кузгатылды. Кооперация юнәлеше буенча ярдәм чаралары, кош гриппын кисәтү мәсьәләләре дә күтәрелде. Шулай ук очрашуда катнашучылар авыл җирендә ипотека рәсмиләштерү турында фикер алыштылар.

Фото:А.Нигъмәтҗановның шәхси архивыннан

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев