Туган як

Фермерларсыз булмый

Узган атнада Түбән Камада районыбыз фермер-ларының 2015 елдагы эшләренә йомгак ясау җыелышы булды. Алар белән очрашуда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин һ.б. катнашты . Бүген районыбызның агропромышленность комплексын биш зур авыл хуҗалыгы берләшмәсе һәм сиксәннән артык крестьян-фермер хуҗалыгы...

Узган атнада Түбән Камада районыбыз фермер-ларының 2015 елдагы эшләренә йомгак ясау җыелышы булды. Алар белән очрашуда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин һ.б. катнашты .
Бүген районыбызның агропромышленность комплексын биш зур авыл хуҗалыгы берләшмәсе һәм сиксәннән артык крестьян-фермер хуҗалыгы тәшкил итә. 2015 елда алар 3288 миллион сумлык тулай продукция җитештерделәр, бу исә аннан алдагы 2014 ел белән чагыштырганда 111 процент дигән сүз.
Хәзерге вакытта районда барлыгы 84 700 гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар, шуның 64 700 гектары - сөрүлек җир. Узган ел 51 187 тонна ашлык җыеп алынган, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның уңышы - һәр гектардан уртача 22 центнер. Терлекчеләр өчен дә ел уңышлы булган, дип әйтергә мөмкин: барлыгы
27 003 тонна ит җитеш-терелгән (бу күрсәткечләр, аннан алдагы 2014 ел белән чагыштырганда, 97 һәм 96 процент тәшкил итә).
Авыл хуҗалыгын заманча техника белән тәэмин итү буенча да күп эшләнә. 2013-2015 елларда 28 трактор, 13 комбайн, 6 чәчү комплексы һәм 21 автомобиль сатып алынган. 2015 елда гына да «40х60» программасы буенча сатып алынган авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазларының гомуми бәясе 78 миллион сумлык булган.
Аеруча ныклы крестьян-фермер хуҗалыклары нигезендә гаилә фермалары оештыруга зур игътибар бирелә. Хәзерге вакытта районда 80 крестьян-фермер хуҗалыгының 65е терлекчелек белән шөгыльләнә һәм шуларның 39ында гаилә фермалары оештырылган.
Әлбәттә инде, крестьян-фермер хуҗалыклары буш урында барлыкка килми, моның өчен авыл хуҗалыгының шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерерлек мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Бу уңайдан, мини-фермалар төзү, терлек азыгы белән тәэмин итү буенча һ.б. ярдәм күрсәтелә. «Агропромышленность комплексын үстерү» проекты тормышка ашырыла башлаганнан бирле, районыбыз авылларында яшәүчеләргә гомуми бәясе 395 235 миллион сум булган 1740 кредит бирелгән.
Очрашуга җыелган фермерлар җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларны бирү мөмкинлеген дә ычкындырмадылар. Бу сораулар, нигездә, финанслау, закончалыктагы үзгәрешләр, җиргә һәм корылмаларга документ-
ларны рәсмиләштерү кебек мәсьәләләргә кагылышлы иде.Фермерлар белән очрашуга чакырып китерелгән техник инвентаризация бюросы, теркәү палатасы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе вәкилләре аңлашылмаган мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырыштылар.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: