Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Фермер хуҗалыкларына игътибар арта

Казанда авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, кооперативлар арасында уздырылган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында Түбән Кама муниципаль районы вәкилләре дә бар иде. Сухрау һәм Каенлы авылы җирлеге башлыклары «Гражданнарның шәхси хуҗалыкларында терлекләрнең баш санын саклап калу» номинациясендә җиңгәннәр. Кызыл Чапчак авылыннан фермер Илнур Зәйнуллин хуҗалыгы «Татарстанның иң...

Казанда авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, кооперативлар арасында уздырылган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында Түбән Кама муниципаль районы вәкилләре дә бар иде.

Сухрау һәм Каенлы авылы җирлеге башлыклары «Гражданнарның шәхси хуҗалыкларында терлекләрнең баш санын саклап калу» номинациясендә җиңгәннәр. Кызыл Чапчак авылыннан фермер Илнур Зәйнуллин хуҗалыгы «Татарстанның иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы» исеменә лаек булган. Җиңүчеләргә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дипломнары һәм акчалата бүләкләр тапшырылган.

Түбән Кама районында фермер хуҗалыклар бик нәтиҗәле эшли. Ит җитештерү күрсәткечләренең артуы да шуны дәлилли. Моңа авыл җирлекләрендә фермерлыкны үстерү буенча хөкүмәт кабул иткән программалар да зур этәргеч бирде. Авыл кешеләре адый проектларга бик теләп катнашалар.

Гаилә терлекчелек фермалары төзү программасын тормышка ашыру да җитди нәтиҗәләр бирә. Бу юнәлеш авыл кешеләрендә аеруча кызыксыну уятты. Шуның нәтиҗәсе буларак, районда терлекчелек тармагына караган 25 гаилә фермасы эшли инде. Аларны төзү өчен җирле бюджеттан да ярдәм күрсәтелә. Шул максатларда 6 миллион сум акча бүлеп бирелгән инде.

Чыннан да, соңгы елларда шәхси хуҗалыкларны үстерүгә игътибар артты. Түбән Кама районында инде меңнән артык гаилә үз хуҗалыкларын үстерү өчен льготалы кредитлар алдылар. Шушы максатлар өчен 200 миллион сумнан артык акча бирелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев