Туган як

Фермалар нигә ташландык хәлдә

Болгарның фермаларын 1970 елларда Казанның КХТИ студентлары, җәйге ялларында килеп, кызыл кирпечтән менә дигән итеп төзегәннәр иде. Ферма эшчеләрен автобуста йөрттеләр, атнага бер ял көне бирелде, сыер саву һ.б. механикалаштырылган иде. Безнең ише сыерсыз кешеләр Сухрау авыл советына барып акча түләп, сөтнең литрын юк бәягә генә алып йөри идек. Ул...

Болгарның фермаларын 1970 елларда Казанның КХТИ студентлары, җәйге ялларында килеп, кызыл кирпечтән менә дигән итеп төзегәннәр иде. Ферма эшчеләрен автобуста йөрттеләр, атнага бер ял көне бирелде, сыер саву һ.б. механикалаштырылган иде. Безнең ише сыерсыз кешеләр Сухрау авыл советына барып акча түләп, сөтнең литрын юк бәягә генә алып йөри идек. Ул сөтнең майлылыгы 5 процент була, сөт заводында 3,5кә генә калдыра иделәр.

Сухрауның үзендә әле дә тора менә дигән буш фермалар, Үчкәдә - тәрәзәләре, ишекләре таланып беткән ташландык терлек тораклары... Авыл хуҗалыгын тар-мар итүчеләрне хәзер эт белән эзләсәң дә таба алмассың. Чөнки хәзерге хөкүмәт аларны әллә кайчан иң югары урыннарга урнаштырып бетерде инде.

2012 елда авыл хуҗалыгында маллар үрчетү өчен президент Путин фермерларга күпмедер миллионнар биреп, шул акчага кыш уртасында илебезгә Бразилиядән, Аргентинадан, Австралиядән нәселле сыерлар кайтартканнар иде. Таралган авыл хуҗалыгындагы фермалар ташландык хәлдә булгач, зоотехниклар, ветеринарлар да калмаган була бит инде. Әгәр үз эшен белүче чын белгечләр булса, чит илләрдән шул суммага сыер кайтартмаслар иде. Бездәге чатнама салкыннарда шул миллионнарга җылы якларда туып-үскән, режимлы тәмле ризык ашап, җылы, яхшы шарталарда тәрбияләнгән сыерларны алып кайтып ил буенча булган ташландык фермаларга тутыралар. Ишексез, тәрәзәсез, түбәләре таланып беткән ферма эчендәге үтәли җилдә салкын тиеп һәм ашарга хәтта салам да юклыктан ачыгып, ул мескеннәр бер айга да чыдый алмыйча, кырылып бетәләр.

Илне бетерү сәясәте алып барылганда тагын ничек булсын соң?!

Җәй буена малларга еллык ризык әзерләгез. Җәй көне малларны йөртергә көтүлекләр әзерләгез. Барысын да әзерләп бетергәч кенә, мин әйткәнчә, нәселле маллар кайтартыгыз. Әле ул гына да түгел, күп итеп ветеринарлар, зоотехниклар укытып чыгарыгыз, аларны квартирлар һәм тиешле хезмәт хакы белән тәэмин итегез. Шулай ук, ферма эшчеләре дә бөтенесе белән дә тәэмин ителсен, өстәвенә, балалар бакчалары, мәктәпләрегез, профилакторийларыгыз да булсын. Әгәр чынлап торып авыл хуҗалыгын күтәрергә теләсәгез! Әлбәттә, министрлар каршында мин бик кечкенә кеше, тик минем сүзләрем дөрес.

Авыл хуҗалыгын, җирне, малларны, кош-кортларны яратучы

Лира ГАБИТОВА.

Газета укучыбызның бу хатына Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов болай дип җавап бирде:

- Бүгенге көндә Сухрау авылында 6 гаилә фермасы уңышлы гына эшләп килә. Аларда эшләп чыгарылган сөт ризыгын безнең шәһәрдә һәм, шулай ук, Сухрауда да сатып алып була. Гаилә фермалары биналары төзек хәлдә һәм санитария-гигиена кагыйдәләренә җавап бирә. Авыл хуҗалыгын торгызу һәм булышу максатыннан федераль һәм республика бюджетыннан 230 миллион сумнан артык субсидия бүлеп бирелгән. Ә район бюджетыннан гаилә фермаларын үстерүгә булышлык йөзеннән 17 миллион сум бирелде. Районыбызда ел саен яңадан яңа гаилә фермалары, крестьян-фермер хуҗалыклары ачылып тора.

Районда 86,1 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар. 2014 елда басуларның (гомуми мәйданы 64,7 мең гектар) 48,9 мең гектарында чәчү эшләре башкарылды. "Түбән Кама" агрофирмасы 5 мең гектарда шикәр чөгендере эшкәртә башлады. Алга таба да авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан файдалану өстендә эш алып барыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: