Туган як

Эшләре күп

Түбән Кама терлекчеләре мал-туарны исән-имин кышлатып чыгарганнар. Язгы кыр эшләре дә тиешле вакытта башкарылып, минераль ашлама да кайтартылган. Болар хакында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред НИГЪМӘТҖАНОВ сөйләде. Терлекчелектә Бу елның 1 маена районыбыз хуҗалыкларындагы мөгезле эре терлекләр 13 мең 700 баш булган. Бу, узган елның шул чоры белән...

Түбән Кама терлекчеләре мал-туарны исән-имин кышлатып чыгарганнар. Язгы кыр эшләре дә тиешле вакытта башкарылып, минераль ашлама да кайтартылган. Болар хакында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред НИГЪМӘТҖАНОВ сөйләде.
Терлекчелектә
Бу елның 1 маена районыбыз хуҗалыкларындагы мөгезле эре терлекләр 13 мең 700 баш булган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 900 башка кимрәк, дигән сүз. Сәбәбе гади генә: «Химокам-Агро» җәмгыяте үз эшчеләренә хезмәт хакы буенча булган бурычларын түләү өчен, терлеген сатарга мәҗбүр булган. Әлбәттә, терлек санын арттырырга дигән бурыч куелган һәм инде апрель аенда ук моны хәл итүгә керешкәннәр.
Мөгезле эре терлек дип әйтүгә үк, шәһәр кешесенең күзалдына сөт, каймак, ит ризыгы килүе гадәти нәрсә. Бу уңайдан, үткән дүрт айда авыл хезмәтчәннәре 8 мең тонна сөт тапшырганнар (бер сыерга уртача 1 мең 533 кило сөт савылган). Сыерның сөте телендә, дип әйткән элекке картларга ияреп, үз малларын тиешенчә ашатканга күрә, «Бәхетле Агро», «Нефтехим-
агропром» һәм «Прикамский» хуҗалыкларында сөт күрсәткечләренең югары булуы табигый. Шул узган чорда район буенча барлыгы 6 мең 880 тонна ит җитештерелгәнен дә әйтеп үтик.
Район хуҗалыкларында эшләүчеләр, фермерлар, авыл халкы симерткән терлек итен һ.б. авыл хуҗалыгы продуктларын шәһәр кешесе көздән алып язга кадәр дәвам иткән ярминкәләрдә сатып алды. Южная урамындагы «Магнит» һәм Бызов урамындагы базар янәшәсендә, үзәк базардагы «Комета» территориясендә оештырылган ул ярминкәләрдә сигез ай дәвамында 28 миллион сумлык авыл хуҗалыгы товары сатылган (2014 елда нибары бер миллион сумлык кына!).
Игенчелектә
Язгы кыр эшләре өчен - 124 трактор, 86 тырма агрегаты, орлык чәчәр алдыннан туфракны эшкәртә торган 84 агрегат һәм яңа технология буенча чәчү өчен 84 махсус агрегат, уҗымнарны һәм күпьеллык үләнне тукландыруга 43 агрегат әзерләп куелган булган. Язгы чәчүдә барлыгы 154 тракторчы, 64 шофер, 81 эшче икешәр сменада эшләгәннәр, картлар әйтмешли, кырда куна-төнә ятканнар. Бу аңлашыла да, чөнки безнең муниципаль районда авыл хуҗалыгы өчен яраклы җирләр - 86 мең 700 гектар, ә сөрүлек җирләр 64 мең 700 гектар тәшкил итә. Кызыксынсагыз, белеп торыгыз: 28 гектарны - бөртеклеләр, 19,1 га җирне - тамыразык, 3,6 га мәйданны - шикәр чөгендере, 200 гектарны - бәрәңге, 100 гектарны яшелчә били.
Уҗым культуралары 7 мең гектар җирдә утыртылган булган, әмма 600 гектар мәйдандагысы кышны чыга алмаган, өшегән.
Бөртеклеләр һәм кузаклылар игеләчәк мәйданга утырту өчен, 274 тонна элиталы орлык һәм, шулай ук, 80 мең тонна кукуруз сатып алынган булган. Бу язда фермерлык хуҗалыклары да, үз җирләрендә үстерү өчен, 27 мең тонна элиталы бәрәңге сатып алганнар. Бер миллион 300 мең сумлык яшелчә орлыгы кайтартылган. Җир куенына корткычларга һ.б. каршы препаратлар белән эшкәртелгән орлык утыртылган (бу максаттан, район хуҗалыкларында барлыгы 16 махсус машина эшләгән). Фермерлык хуҗалыкларында чәчәр алдыннан орлыкларны биологик препаратлар белән дә эшкәрткәннәр.
Бу атна дүшәмбесенә 18 мең гектар мәйданда уҗымнар һәм күпьеллык үлән тукландырылган. 32 мең гектар җирдә сабан культуралары игелгән (шул исәптән, 20,5 мең гектарда - бөртеклеләр, бөртекле-кузаклылар, 8,5 мең гектарда - тамыразык һ.б.). Бәрәңге, чөгендер, яшелчә һ.б. утыртылган. Бары тик «Союз-Агро» белән «Прикамский»да гына 900 гектар мәйданда карабодай чәчәсе калган.
Телевизордан әле шушы көннәрдә генә Волгоград өлкәсендәге корылыкны күрсәттеләр, сусызлыктан, хәтта коеларга, күлләргә кадәр кибә икән. Унынчы елдагы корылык килә дип, халык шөбһәгә калган. Ә бездә, Альфред Галимович әйүенчә, май аендагы явым-төшем 25 мм тәшкил иткән һәм бу җир куенына салынган орлыкның шытым биреп, бердәм рәвештә тигез тишелеп чыгуын тизләткән. Һәрвакыттагыча, җир кешесе җәйге-көзге айларда икмәк муллыгы өчен зарур булганча, җилнең дә вакытында исеп, яңгырның да вакытында явуына өметләнә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: