Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

"Эшлим" дип янып йөри алар

Колхозлар таралып, авылларда эшсезлек колач җәйгәндә уңган-булган ир-егетләр җиң сызганып, үз эшләрен башлап җибәрделәр.

Түбән Кама районында да туган җирен, туган авылын яраткан асыл ир-егетләр аз түгел. Бүгенге көндә 80 крестьян-фермер хуҗалыгы, 45 гаилә терлекчелек фермасы, 11076 шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 4 авыл хуҗалыгы кооперативы уңышлы гына эшләп килә.

2011 елдан башлап, түбәнкамалылар үз проектларын тормышка ашыру өчен 207 миллион сумнан артык акча алган. Быел районда 1,6 миллион сумга 5 мини-ферма төзелгән.

Каенлы авылы фермерлары Зинаида һәм Рифат Хәмидуллиннарга сөт фермасы төзелешенә өч миллион сум бүлеп бирелгән булган. Бу акчага алар 25 сыер, саву аппаратлары һәм сөт эшкәртү өчен кирәкле җиһазлар сатып алган. Грантка ия булыр өчен авылда эш урыннары булдыру зарур, шуңа күрә фермада эшкә авылдашлары да чакырылган.

Әтиле-уллы Павел һәм Артем Морозовлар 2017 елда 6,5 миллион сум күләмендә грант отып, ферма төзегәннәр, терлекләр үрчетә башлаганнар. Бүгенге көндә алар хуҗалыгында 300 баш мөгезле эре терлек бар. Фермерлар авылдашлары һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләр өчен дә эш урыннары да булдыра.

Кызыл Чапчак авылында фермерлар һәм авыл халкы өчен үзәкләштерелгән сөт җыю пункты оештырылды. Аны “Благодатный” кооперативы ачкан. Пунктта көн саен 8 авылдан 1000 литр сөт җыела. Ел ахырына кадәр 540 тоннадан артык сөт җыю планлаштырыла. Модульле бина һәм суыту җиһазлары сатып алу өчен акча муниципаль бюджеттан бүлеп бирелгән.

Киләсе елда Түбән Кама районында тагын бер мөһим объект сугым һәм ит эшкәртү комбинатын эшли башлар дип көтелә. Шулай ук 2022 елга фермерлар мөгезле эре терлек санын 500 башка арттырырга планлаштыра. Бүгенге көндә районда 10 421 баш терлек исәпләнелә. Күргәнегезчә, “эшлим” дип тырышкан, “булдырам” дип йөрүчеләр югалып калмый. Эшен дә, җаен да таба.

Түбән Кама фермерлары җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен шәһәрдәшләр “Экоагропарк”, “Комета”, Бызов базарында урнашкан ярминкәләрдә сатып алырга була. Ярминкәләр һәр атна саен шимбә, якшәмбе көннәрендә 8.00 – 15.00 сәгатькә кадәр эшли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев