Туган як

Эшкә биреп чын күңел

Түбән Кама районының 50 еллык юбилее шаулап-гөрләп узса да, ул - ел буе дәвам итә торган зур вакыйга. Гомеремнең 48 елы авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы белән бәйле кеше буларак, шул чор алдынгыларын исемләп язып үтәргә булдым. Чөнки легендар Габделхак Шакиров җитәкчелегендәге «Түбән Кама» совхозының хуҗалык-миллионер исемен яулавы - уртак тырышлык,...

Түбән Кама районының 50 еллык юбилее шаулап-гөрләп узса да, ул - ел буе дәвам итә торган зур вакыйга. Гомеремнең 48 елы авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы белән бәйле кеше буларак, шул чор алдынгыларын исемләп язып үтәргә булдым. Чөнки легендар Габделхак Шакиров җитәкчелегендәге «Түбән Кама» совхозының хуҗалык-миллионер исемен яулавы - уртак тырышлык, бердәм омтылыш нәтиҗәсе.
Байтак еллар узуга карамастан, еракларга даны таралган алдынгы «Түбән Кама» совхозы кешеләре, үзләре җиң сызганып, зур дәрт белән ярыша-ярыша эшләгән үткәннәрне әле дә сагынып искә ала. Шул хуҗалыкның үзәк сөтчелек комплексына 14 елдан артык җитәкчелек иткән чорда, алга куелган максатларны уртак фикер белән башкарырлык коллектив туплый алдык. Нәтиҗәсе буларак күрсәткечләребез елдан-ел үсте. Әлбәттә, совхоз эшчеләре яулаган үрләрне искә төшергәндә, иң беренче, «Түбән Кама» совхозы җитәкчесе Габделхак ага Шакиров күз алдына килә. Аның янәшәсендә хуҗалыкның баш зоотехнигы Михаил Биткин, баш ветеринария табибы Рифкать Бәшаров кебек үз эшенең чын остасы булган белгечләр эшләде.
Безнең сөтчелек комплексына килсәк, анда оста эшче куллар тупланган иде.
Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагын ярты гасырга якын белсәм дә, әллә ни үзгәрешләр сизмим. Ул чор таләпләре бүгенге көндә дә актуаль һәм шулардан иң мөҺиме - бер максатка омтылучы, үз эшен күңел биреп башкаручы бердәм коллектив туплау, аларның социаль хәлен кайгырту, яшәү урыны белән тәэмин итү, нәселле терлек булдыру, сыйфатлы азык хәзерләү.
«Түбән Кама» совхозы 1980-1990 елларда, терлек биналарында кул көче белән башкарыла торган эшләрне механикалаштыру максатында, зур үзгәрешләр кичерде. Терлек азыгын улакларга тараткычлар ярдәмендә тракторлар сала башлады. Тракторчылар Минхәир Сәмигуллин, Николай Попов, Николай Егоров, Владимир Ульянов һ. б. үзләренә йөкләнгән эшне вакытында үтәп, терлекчеләрнең ихтирамына лаек булдылар. Терлекчеләр Геннадий Бегунов, Зөфәр Бакиев, Степан Гурьев, Иван Зубарев, Тимофей Мельников, Әкрәм Сәлахов, Габделваһап Сәлахов һ.б. үзләренең тырыш хезмәтләре белән аерылып тордылар.
Ә шулай да, эш нәтиҗәсе Тәнзилә Загруллина, Анисия Урманчева, Анна Шишкова, Наилә Елтовская, Хәтимә Вәлиева, Мария Морозова, Мария Кузьмина, Ракия Ханиева һ.б. алдынгы савымчыларга бәйле иде. Сөтне соңгы тамчысына кадәр савып ала белү һәм аның майлылыгы нәкъ менә алар кулында.
Безнең коллективта бервакытта да юкка кычкырышу, әрләшү булмады дисәм, ялгышмам. Җәйге лагерьга сыер саварга барганда һәм кайтканда безнең савымчылардан да матур җырлаучылар булмагандыр. Терлекчеләребезгә багышланган язмалар, ул елларда районыбыз халкы яратып укый торган «Ленин нурлары» һәм аңа алмашка килгән «Туган як» газетасының һәр санында диярлек чыгып барды. Бозау караучылар Татьяна Башина, Нина Григорьева, Вера Захарова, Раушания Миңнеханова, Татьяна Наумова, Зоя Шалтынова, Рузалия Садретдинова, Анна Синева, Зоя Патрикеева, шулай ук, зур көч куеп, югары күрсәткечләргә ирешеп эшләделәр. Аларның тырыш хезмәте белән, сыерларны вакытында алмаштырып, яңартып тору мөмкин булды.
Бер-берсен уздырып эшләп, Илсөяр Фәйзуллина, Ольга Александрова, Мария Самойлова, Татьяна Шишкова, Вера Пашутина һ.б - районның иң яхшы технологлары исеменә лаек булган кешеләребез. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә Һәр сыердан елына - бер, хәтта ике бозау алган чаклар да булды. Мал абзарларыбыз тулгач, тамбурларны үзгәртеп көйләп, шунда бозауларны куя башладык. Менә бит нинди еллар булды!
Коллективта эшнең зур оешканлык белән баруында, төрле вакытта эшләгән Нина Ломова, Нурислам Зөфәров, Мөнир Моксинов, Хәния Кәбирова, Мария Емельянова, Анна Шәмсевәлиева, Роза Шәвәлиева, Ильдус Сафин, Илгизәр Садыйков, Әмир Гыйниятов, Азат Хәлиуллин, Нурсанә Хәлиуллина һ.б. тәҗрибәле ферма мөдирләренең, белгечләрнең роле зур иде. Геннадий Куриков исә территорияне ел әйләнәсе чиста тоту өчен тырышты.
Совет чорында эшләребез җырлап барды дисәм дә, ялгыш булмас. Барлык коллектив белән бәйрәмнәрне, туган көннәрне, юбилейларны һ. б. чараларны зур хәзерлек белән үткәрдек. Үзебезнең үзешчәннәр менә дигән тамашалар оештырды. Араларында җырчылар да, гармунда уйнаучылар да һәм сүз осталары да җитәрлек иде. Район мәдәният йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лифкәт Вилданов үзе дә тынгысыз кеше булып, халыкны сәнгатькә тарту осталыгына ия иде. Комплексыбыз еш кына район һәм республикакүләм, хәтта бер мәртәбә Россиякүләм семинар үткәрүгә дә лаек булды.
Язмамда телгә алынган бу хөрмәтле, уңган кешеләрнең кайберләре бүгенге көндә гүр иясе инде. Хезмәтләрен телгә алуыбыз, исә, рухларына дога булып барып ирешсен. Ә исәннәребезгә әле сау-сәламәт булып яшәргә һәм авыл хуҗалыгының, совет чорындагы кебек, ныклап аякка баскан чагын күрергә язсын.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: