Туган як

«Елына караганда уңыш начар түгел»

Әле узган кышта ук, җәй коры килмәгәе, дигән сүзләр йөргән иде. 2010 елда корылыкның ни икәнен белгәнлектән, быел игенчеләр алдан ук хәстәрен күрергә тырыштылар. Чебешләрне көзен саныйлар, дигәндәй, менә көз җитте. Җыелган ашлыкны амбарларга урнаштырдылар. Быел уңыш канәгатьләнерлек булдымы, моңа ничек ирешелде? Бу хакта белгечләрдән сораштык. Альфред НИГЪМӘТҖАНОВ, муниципаль район...

Әле узган кышта ук, җәй коры килмәгәе, дигән сүзләр йөргән иде. 2010 елда корылыкның ни икәнен белгәнлектән, быел игенчеләр алдан ук хәстәрен күрергә тырыштылар. Чебешләрне көзен саныйлар, дигәндәй, менә көз җитте. Җыелган ашлыкны амбарларга урнаштырдылар. Быел уңыш канәгатьләнерлек булдымы, моңа ничек ирешелде? Бу хакта белгечләрдән сораштык.

Альфред НИГЪМӘТҖАНОВ, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:
- Узган кыш кар үз вакытында ятмады. Уҗымнарның язмышы игенчелеккә кагылышы булган күпләрне борчыды: салкыннарны ничек уздырырлар, исән-сау кыш чыгарлармы? Шунлыктан, уҗымнарның сакланышын даими тикшереп тордылар. Баштарак, 95 проценты исән-сау кышлаган, дип нәтиҗә ясалса да, басулар кардан тулысынча чистаргач, культураларның шактые салкыннардан зыян күргәнлеге ачыкланды. Көзен тигез генә тишемнәр биргән мәйданнарда да, язын үсентеләр сирәкләнгән иде. Соңгы нәтиҗә шул булды - уҗым культураларының 30 проценты югалган. Дөрес, моңа карап кына игенчеләрнең кулларыннан эш төшмәде. Яз яхшы килде. Сабан культураларына зур өметләр багладык, билгеле. Хуҗалыклар сыйфатлы чәчү орлыклары белән 100 процент тәэмин ителгән иде. Соңгы елларда орлыкларның сортларын яңартуга, югары күрсәткечле элиталы орлыклар булдыруга да игътибар бирелә. Инде авыл хуҗалыгы техникасы да язгы кыр эшләренә тиешенчә әзерләнде. Кыс-касы, чәчүне тиешле срок-ларда башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылды. Игенчеләр, механизаторлар куелган бурычны акладылар. Чәчү уңышлы тәмамланды. Тик май аенда көннәр кызу торгач, игенчеләр яңадан пошаманга төштеләр. Июльдә дә - уңыш формалашкан вакытта - яңгырлар бик аз яуды. Бу чорны, хәтта, 2010 елныкына якын дип бәяләүчеләр дә булды. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, уңышны җыяр алдыннан гына районыбыз территориясеннән үткән көч-ле өермә дә эзсез узмады, инде өлгергән игеннәрнең шактый өлешенә зарар китерде. Шушы кыенлыкларга карамастан, быел район буенча бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 25 центнердан артык уңыш җыеп алдык. «Нефтехимагропром» җәмгыятенең уңышы гектарыннан 30 центнердан артып китте, «Бәхетле-Агро»ның да күрсәткечләре яхшы. Игенчеләрнең күмәк тырышлыгы, технологияләрне тиешенчә үтәү нәтиҗәсе бу. Сүз дә юк, мондый уңыш узган ел белән чагыштырганда түбән, ә 2010 елныкыннан һәм республиканың быелгы уртача күрсәткеченнән югары. Аеруча борчак, арпаның уңышлары яхшы булды. Районыбыз икмәк сату йөкләмәсен дә үтәде, хуҗалыкларның үзләренә дә җитешле калды. Яшелчәнең һәм бәрәңгенең уңышын да начар дип әйтә алмыйм. Бөртекле культураларның уңышын җыю төгәлләнсә дә, кырларда әле дә эш бетмәде. Терлек азыгы хәзерләү дә дәвам итә. Силоска җыеп аласы кукуруз бар. Бүгенге көндә бер шартлы терлеккә 20 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. Узган елгыдан калган запасны да өстәсәк, терлекләр өчен тупас һәм сусыл азык тиешле күләмдә тупланды, дип әйтергә тулы нигез бар. Шәхси хуҗалыклар да мал-туарларына азыкны кирәк кадәр тупладылар. Инде хәзер киләсе ел уңышы турында да кайгырта башларга вакыт.
Мөнир МИҢНУЛЛИН, муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
- Бу елда бөртекле культуралар 25000 гектарда игелде, аларның 7478 гектарын уҗым культуралары тәшкил итте, 567 гектар мәйданны техник культуралар биләде. Яшелчәләр - 50, азык культуралары 21455 гектар мәйданда утыртылган иде. Үсентеләрне ашлау өчен район буенча 1750 тонна минераль ашлама тупланды. Яз башка елларга караганда җылырак килгәнлектән һәм һава шартлары да уңай торганлыктан чәчүне билгеләгән вакытка төгәлләдек. Дөрес, җәен явым-төшем аз булды. Бу, әлбәттә, бөртекле культураларның үсешенә тәэсир итте. Үсемлекләрнең җитлегү, үсү чорында яңгырлар бик аз яву көтелгән уңышны түбәнәйтте. Быел урып-җыюга, алдагы еллар белән чагыштырганда, атна-ун көн алдан чыктык. 20 июльдә комбайннар кырга чыккан иде инде. Ә 20 августка, алдан билгеләнгән вакытка, бөртекле культураларны урып-сугып бетердек. Монда муниципаль район башлыгы Айдар Метшинның эшне шәхсән үзе контрольдә тотуы да зур роль уйнагандыр. Тагын, элекке матур традицияләрне искә төшереп, комбайнчылар арасында ярыш оештыру, өч көн саен башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап җиңүчеләрне билгеләү дә, комбайнчыларның эшкә күңел күтәренкелеге белән тотынуларына этәргеч бирми калмагандыр. Әнә шулай, бердәм көч белән, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы билгеләгән вакытка урып-җыюны төгәлләдек тә. Уҗым культураларының уңышы белән бик мактанып булмый, әлбәттә. Ә менә сабан культуралары өметне аклады. Бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан уртача 25,1 центнер чыкты, барлыгы 60 мең тонна ашлык җыйдык. Елы өчен начар түгел бит. Әле күпкә дә өмет итә ала идек. Июльдә булып узган өермә «Химокам-Агро»ның игеннәренә зур зыян салды. Бу табигый каза аркасында уңышның шактый өлешен югалттык. Шуңа карамастан, җыеп алган кадәр уңышны яхшы дип әйтә алам. Инде азык культураларының, бәрәңгенең уңышы да начар түгел. Яшелчәләр дә мул булды. Хуҗалыклар терлекләргә кышлык азыкны да җитәрлек әзерләделәр. Тулаем алганда, мин районыбыз игенчеләренең быелгы эшеннән канәгать.
Зөбәрҗәт ГАБДРАХМАНОВА, идарәнең үсемлекчелек буенча консультанты:
- Район кырларында бөртекле культураларның уңышын җыю, алдан планлаштырылганча, 20 августта төгәлләнде. Уңыш гектарыннан уртача 25 центнер булды. Язгы-җәйге чорда һава шартларының үзенчәлекле булуын исәпкә алганда, бу начар күрсәткеч түгел. «Нефтехимагропром» җәмгыятенең уңышы гектарыннан 32 центнер чыкты хәтта. Бу - минераль ашламаларны тиешле күләмдә кертү нәтиҗәсе. Алар, барлык хуҗалыкларга караганда да, ашламаны күбрәк керттеләр. Һәрхәлдә, 2010 елда мондый уңыш турында хыяллана да алмаган идек. Агротехник таләпләрне дөрес үтәгәндә, кыен елларда да җитәрлек уңыш алырга була икән. Башкаларны кабатламас өчен, урып-җыю барышына җентекләп тукталып тормыйм. Ә менә яшелчәлек буенча берничә сүз әйтәм. 2010 елда Татарстан буенча мелиорация комплексы программасы эшләнгән иде. Бу программага безнең районнан өч хуҗалык - Аппаков, Таипов һәм Зәйнуллин крестьян-фермер хуҗалыклары керде. Аларның яшелчәлектәге уңышларын бөтен республика күләмендә үрнәк итеп куярлык. Әле күптән түгел республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан комиссия килеп, бәрәңгенең һәм яшелчәнең уңышын тикшереп йөрде. Әлеге фермер хуҗалыкларның уңышына, хәтта, алар да шаккатты. Югыйсә, бу программага кергән хуҗалыклар башка районнарда да бар. Аларның берсе дә безнекеләр үстергән кадәр бәрәңге уңышы җыеп ала алмаганнар. Аппаковның «Земляки» фермер хуҗалыгында һәр елдагыча бәрәңге һәм башка яшелчәләрнең уңыш яхшы булды, Зәйнуллинда гектарыннан 400 центнерга якын бәрәңге үсте, Таиповта кәбестә уңды. Шушындый елда яхшы уңыш җыеп алу аларның үзләренә республика күләмендә дан булса, безнең барыбыз өчен дә горурлык. Менә бит, Аллага шөкер, тырышкач, була икән, дибез.
Рәйхат НӘФЫЙКОВ, идарәнең механизация буенча консультанты:
- Меңләнән гектар җирне кул көче белән генә эшкәртеп тә, аның уңышын кыска срокларда җыеп алып та булмас иде. Шуңа күрә, хуҗалыкларда техниканы карауга аеруча игътибар бирелә, ул эш ел әйләнәсендә дәвам итә. Кырга чыкканчы әллә кайчан тракторларга, тагылма агрегатларга, комбайннарга техник карау уздыралар, ватылган җирләрен ремонтлыйлар, көйлиләр. Бу эшләр алдан билгеләнгән график буенча башкарыла. Мин биредә эшләгән дәвердә - ул чәчү булсынмы, яки урып-җыюмы, техника аркасында тоткарлык килеп чыккан очраклар булмады. Хәзер авыл хуҗалыгында җитештерүчәнлеге югары, шул ук вакытта, идарә итәргә уңайлы катлаулы чит ил техникасы кулланыла. Быел җирне язгы чәчү алдыннан эшкәртүдә барлыгы 52 агрегат катнашты. 224 трактор һәм тагылма техника тиешле срокка төзекләндерелеп, көйләп куелган иде инде. Аларның барысы да тракторчылар белән тәэмин ителгән. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан субсидияле бәягә тоннасын 21,46 мең сум исәбеннән дизель ягулыгы бирелде. Әнә шулар ярдәме белән язгы чәчүне уңышлы гына башкарып чыктык. Ашлама кертү, корткычларга каршы көрәш техникасы да һәрвакыт төзек хәлдә. Урып-җыюга быел алданрак керешелгәнлектән, комбайнчылар ремонт эшләрен кыска вакыт эчендә башкарып чыктылар: урып-җыю башланганчы комбайннарның барысы да әзерлек сызыгында иде инде. Быел район кырларында барлыгы 56 комбайн эшләде. Алар, нигездә, чит ил комбайннары - «Джон-Дир», «Нью Холланд», «Лексикон» һәм үзебезнең «АСROS-580», «ДОН»нар да бар иде. Ашлык ташу машиналары да җитәрлек булды. Урып-җыю өзлексез барсын өчен, комбайннар тоткарлыксыз дизель ягулыгы белән тәэмин ителеп торды. Дизель ягулыгының бер тоннасы, льготалы бәя белән, 24110 сум булды. Урып-җыю барышында вак-төяк төзексезлекләр килеп чыгуын исәпләмәгәндә, җитди ватылулар булмады, комбайннар янында ремонт бригадалары даими дежур торды. Егәрле авыл хуҗалыгы техникасы теләсә нинди агрочараны кыска вакытта башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Быел бер комбайнга уртача 435 гектардан артыграк йөкләнеш туры килде. Оешканлык һәм техниканың ватылуларсыз эшләве нәтиҗәсендә урып-җыю вакытында тәмамланды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: