Туган як

Дәүләт Советы рәисе һәм министр килеп киттеләр

Узган атнада урып-җыюның барышы белән танышу өчен районыбызга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килделәр. Алар, шулай ук, фермерлык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр белән дә кызыксындылар. Кызыл Чапчак авылы янындагы кырга вертолет белән килгән Казан кунаклары, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм...

Узган атнада урып-җыюның барышы белән танышу өчен районыбызга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килделәр. Алар, шулай ук, фермерлык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр белән дә кызыксындылар.

Кызыл Чапчак авылы янындагы кырга вертолет белән килгән Казан кунаклары, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов озатуында, бирегә җыелган хуҗалык җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары вәкилләре, авыл хуҗалыгы белгечләре белән очраштылар, кыр станындагы өстәлләргә куелган авыл хуҗалыгы культураларының быелгы уңышыннан кайберләренең үрнәкләрен карадылар. Анда, аерым алганда, «Бәхетле-Агро» җәмгыяте игенчеләре үстергән уҗым бодае, сабан бодае, арыш, арпа, борчак; «Союз-Агро» кырларында игелгән борчак, арпа; «Земляки» крестьян хуҗалыгында үстерелгән кишер, төрле сортлардагы бәрәңге, кәбестә, суган, азык чөгендере һ.б. бар иде. Җитәкчеләр аларны җентекләп карап чыккач, Фәрит Хәйруллович «Земляки» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Владимир Аппаковка бәрәңгенең һәм борчакның быелгы уңышына кагылышлы берничә сорау бирде.
Бу көннәрдә республика җитәкчеләре барлык районнарда да булып, урып-җыюның барышы белән танышалар икән. Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районында урып-җыю эшләренең барышын уңай бәяләде. Районда бу көнгә урып-җыю 70 процентка үтәлгән иде. Күренгәнчә, ул ахырына якынлаша, уңыш гектарыннан уртача 22 центнер чыга. «Монда урып-җыю эшләре начар куелмаган. Инде уңыш, йөкләмәдә куелганча, гектардан 25 центнер булырмы-юкмы, анысын әйтә алмыйм. Тик күрсәткечләр егерме центнердан өстә яхшы гына үтәлеп килә. Мөһиме, урып-җыю башланганнан бирле, бер гектарга туры килә торган уңыш күрсәткече үсүгә таба бара. Хәзер исә бары тик бер генә бурыч - урып-җыюны кыска вакытларда тәмамлау һәм туфракны киләсе ел уңышына әзерли башлау», - диде Ф.Мөхәммәтшин.
Марат Әхмәтов та: «Урып-җыю эшләренә карата аерым шелтәләр юк. Барысы да үз урыннарында, үз эшләрен беләләр. Болай булса, бөртеклеләрнең уңышын җыюны 20 августка төгәлләрбез, дигән йөкләмәләр үтәлер кебек», - дип, аның сүзләрен куәтләде.
Дөрес, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен борчый торган башка сораулар да булды. Әйтик, ягулык льготалы бәяләр белән урып-җыю кампаниясенә җитәрлек бирелсә дә, икмәкнең һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларының сату бәясе үзкыйммәтеннән бик түбән булу сәбәпле, крестьянның өметләрен бик аклап бетерми. Ә менә крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләренең сораулары хөкүмәт ярдәменә кагылышлы мәсьәләләр буенча иде. Биредәге крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Зәйнуллин үзенә шәһәрдән килеп эшләргә теләге булган кешеләрнең торак мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге турында сорашты. Марат Әхмәтов бу юнәлештә дә өлешчә ярдәм итәргә тырышачагын белдерде.
Крестьян-фермер ху-җалыкларына ярдәм - республикакүләм әһәмият-ле мәсьәлә. Шәхси хуҗалыкларның активлыгын арттыру юнәлешендә, чыннан да, соңгы елларда районда күп эшләр башкарылды. Илнур Зәйнуллинның 50 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән шәхси фермасы моңа ачык мисал. Соңыннан Казан кунаклары әлеге ферманы карап чыктылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: