Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Әдәби десант

Шәһәребездән читтә, табигатьнең иң гүзәл почмагында урнашкан Колмакчы авылы вәкилләре белән Габдулла Тукай исемендәге китапханәдә җәй көне бер очрашкан идек инде. Очрашуның җылы хатирәләре күңелдә озак сакланды. Ниһаять, без, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, Габдулла Тукай исемендәге китапханә мөдире белән берлектә Колмакчы авылына юл тоттык. «Ак каламның шигъри аһәңнәре» дип...

Шәһәребездән читтә, табигатьнең иң гүзәл почмагында урнашкан Колмакчы авылы вәкилләре белән Габдулла Тукай исемендәге китапханәдә җәй көне бер очрашкан идек инде. Очрашуның җылы хатирәләре күңелдә озак сакланды. Ниһаять, без, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, Габдулла Тукай исемендәге китапханә мөдире белән берлектә Колмакчы авылына юл тоттык.
«Ак каламның шигъри аһәңнәре» дип аталган бу кичәне Әнфисә Фәйзетдинова алып барды. Рәсимә Нәбиуллина, Рифкать Имаев, Гөлчирә Ибәтуллина, Никифор Тукмачев, Фәнүзә Сабирова, Асия Сафина үзләренең тормыш һәм иҗат юллары белән таныштырдылар, шигырьләрен сөйләделәр. Никифор Тукмачевның гармунда уйнап җырлавы кичәне тагын да күркәмләтте. Авыл халкы йотлыгып шигырь тыңлады. Әлеге шигъри дулкыннар кочагында кемдер яшьлеген искә төшерде, әниләрнең җылы назларына төрелде, бер елмаеп алды.
Өйләдән соң, сәгать бердә башланган кичә кичке бишкә кадәр дәвам итте. Залның шыгрым тулы булуы, Колмакчы авылы җирле үзидәрәсе башлыгының, кырык эшен кырык якка ташлап, авыл халкы белән кичәдә катнашуы күңелебезгә хуш килде. Бәлки шәһәрдән читтә урнашкангадыр, бу авыл халкы бик итагатьле, гади, эчкерсез. Бик күпләре диндә, ислам кануннары белән яши. «Әдәби десант» кысаларында үткән бу кичә барыбыз күңелендә дә уңай тәэсир калдырды.
Рәсимә НӘБИУЛЛИНА,
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев