Туган як

Чуан өстенә кутыр

Таможня берләшмәсенең «Ит һәм ит продукциясенең куркынысызлыгы» техник регламенты нигезендә, Россиядә 1 майдан терлекләрне махсуслашкан урыннарда гына суярга туры килер. Мондый урыннар койма белән уратып алынган булып, техниканы махсус сыекча белән эшкәртеп кертәчәкләр. Өстәвенә торак йортлардан 300 метр ераклыкта урнашырга, суүткәргечле һәм канализацияле булырга тиеш. Авылларга газ керсә дә, канализация...

Таможня берләшмәсенең «Ит һәм ит продукциясенең куркынысызлыгы» техник регламенты нигезендә, Россиядә 1 майдан терлекләрне махсуслашкан урыннарда гына суярга туры килер. Мондый урыннар койма белән уратып алынган булып, техниканы махсус сыекча белән эшкәртеп кертәчәкләр. Өстәвенә торак йортлардан 300 метр ераклыкта урнашырга, суүткәргечле һәм канализацияле булырга тиеш. Авылларга газ керсә дә, канализация дигәне ай-һай бармы икән... Тик бездә кырык кат үлчәп бер кат кисү урынына, киресен эшлиләр. Бу очракта да ава-түнә генә атлаучы авыл хуҗалыгы бөтенләй аяктан егылырга мөмкин.
Бу үз гаиләсе өчен мал суюучыларга кагылмый, алар терлекләрен элеккечә абзар артына алып чыгып чалырга мөмкиннәр. Ә менә мал асрарга авырлашканга сыерын сатарга җыенган Фәлән бабайның үзебез генә ашап бетерә алмабыз, берәр ботын сатармын дигән уе булса, сыерын җитәкләп шундый урын эзләп чыгып китәргә тиеш була. Чөнки бу закон көченә кергәч, абзар артында чалынган терлекнең итен сатарга ярамаячак.
Корбан гаетендә, Биләр шәһәрчегендә балалар, хатыннар күз алдында корбан чалуны мин үзем дә өнәп бетермим. Тик бу яңа закон кычытмаган җирне кашу кебек. Сабый балага да аңлашыла, югыйсә, һәр авылда мал сую урыннары булдырып булмаячак, ә билгеле урынга транспорт яллап бару итнең бәясе артуга китерәчәк. Тагын шунысы да бар бит әле. Көтүдә терлек нәрсәдер ашап чирләргә, аягын сындырырга, һ.б. бәхетсезлек очрагы булырга мөмкин (рәсми чыганаклар буенча, 3 процент мал шулай суела). Андый очракта малны ветврач рөхсәте белән шул урында чалалар иде. Ә хәзер машина эзләп тапканчы, махсус урынга барганчы, "Аллаһы әкбәр" дияргә калмагае.
1 майга кадәр әле ерак, дияргә ашыкмагыз. Рөхсәт кәгазе алу өчен вакытыгыз җитмәячәк тә, чөнки әллә ничә катлы бюрократик киртәләр узарга туры киләчәк.
Бу закон таягының иң авыр башы мал үстереп, ит җитештерү белән шөгыльләнүче фермерларга кагылыр, мөгаен. Ә утта янмас, суда батмас алыпсатарларга кулай булыр. Авыл кешеләренең сатарга дип үстергән терлекләрен махсус урыннарда суелмаган дигән сәбәп белән, арзан бәягә алып китәрләр. Ә авыл агае, әллә кайдагы сугым урынын эзләп йөргәнче, тешен кысып булса да, алыпсатарга тилмереп үстергән терлеген сатарга мәҗбүр булачак. Күбесе инде аннан соңкулын селтәп, терлек асрап та тормаячак.
Закон бозучыларны җавапка тартачаклар. Гади кешеләр 1-2, юридик зат булып теркәлмәгән эшмәкәрләргә 20-30, юридик затларга 100-300 мең сум штраф түләтәчәкләр.
Монысы әле анасы, алда булыр баласы, дигәндәй, киләчәктә бакчаларыбызда да яшелчәне ничек, нинди тирәнлектә һәм күпме мәйданда үстерергә рөхсәт сорарга туры килмәгәе. Эш шулайга таба бара бугай...
Алай ук өметсезлеккә бирелергә кирәкми, бәлки әле бу регламент та бик күп яңа законнар кебек һавада эленеп калыр. Хәтерләсәгез, 2013 елның гыйнварыннан таксилар ак яки сары төстә генә булырга тиеш иде. Ә чынлыкта...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: